Мәкалә исемен укуга күпләрегез: «Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев инде, әлбәттә!» – дияр. Юк шул. Минтимер Шәрип улы үзенең 80 яшьлеген әле ярты елдан соң – 2017 елның гыйнварында гына билгеләп үтәчәк. Язмабыз герое булган президентка исә нәкъ менә иртәгә – 15 июльдә 80 яшь тула.
15 июль – жәйнең нәкъ кыл уртасы, табигатьнең бизәк-чәчкәләргә иң мул чагы. Елның нәкъ менә шундый көнендә туганнар дөньяның иң бәхетле затларыдыр, мөгаен. Кылган эш-гамәлләре дә күркәм, үткән гомер юллары да җырга тиң аларның. Сүзебез республикабыз кулибинчыларының баш остазы – Татарстан уйлап табучылар һәм рационализаторлар җәмгыяте президенты Мөхәммәт Йосыф улы Әюпов хакында. Чыннан да, ул моннан нәкъ 80 ел элек – җәйнең нәкъ кыл уртасында бу дөньяга тәүге авазын салган булган. Инде хәзер әнә 80 яшьлек Ил агасы, могтәбәр аксакал! Гадәттә, егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз, диләр. Ә менә Мөхәммәт ага үзе: «80 яшьлек «егет»кә 80 төрле һөнәр дә азрак әле», дигән фикердә. Сүздә генә түгел, эш-гамәлләре белән дә. Яшьлегендә, Казандагы 5 нче техник училищеда укып, слесарь һөнәрен үзләштерә ул. Хәрби Диңгез Флотында I класслы хәрби белгеч булып хезмәт итә. КАИны тәмамлаганнан соң, Казан авиация заводында инженер, өлкән инженер, лаборатория мөдире, конструкторлык бюросы җитәкчесе булып эшли ул.
Конструктор һәм уйлап табучы. Кырыктан артык рационализаторлык тәкъдиме һәм уйлап табуга патенты гына бар аның. 1979 елдан башлап Татарстан уйлап табучылар һәм рационализаторлар җәмгыятендә төрле җаваплы постларда. Ә соңгы җиде елда әлеге җәмгыятьнең алыштыргысыз президенты ул! 1985 елда «Татарстанның атказанган уйлап табучысы» дигән мактаулы исем дә нәкъ менә бүгенге юбилярыбыз Мөхәммәт ага Әюпов инициативасы белән булдырыла.
Ел саен Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә яшь уйлап табучыларның республика олимпиадасын үткәрүдә дә ул башлап йөри. Инде 2009 елдан бирле безнең «Мәгариф» журналы бергә, авыл мәктәпләрендәге техник иҗатка сәләтле укучылар арасында үткәрелүче «Яшь кулибинчы» конкурсына сорау-биремнәрен әзерләп, килгән җавапларга бәя биреп, аерым бер мәктәптә аңа йомгак ясау да Мөхәммәт агабыз контрольлегендә.
Юбилярыбыз һөнәрләренә килгәндә, әле ул бик оста бакчачы һәм умартачы: Васильеводагы дачасы күп умартачыларны көнләштерерлек. Шуның өстенә бик оста шофер әле үзе: 80 яшендә дә үзенең «Рено» автомомобилен егетләрчә егәрли ул. Дини гыйлемгә ия булуы ягыннан да мөфтиләргә торырлык. Намазын калдырмый, уразасын тота. Казанның 1000 еллыгы исемендәге мәдрәсәнең кичке бүлегендә укучы шәкертләргә дини сабак та бирә. Алар өчен «Сарф гыйлеме» дигән китап та язган, гарәпчә-татарча аңлатмалы сүзлекчә дә төзегән президентыбыз әле ул. Шундый киңкырлы шәхес булуының да хикмәте – аның ихлас күңелле, сабыр, күркәм холыклы булуындадыр, мөгаен. Шуңа да 80 яшен дә ул егетләрчә – Әлмәндәр картларча каршылый. 80 яшь әле ул – гомернең кыл уртасы, диләр. 90, 100 яшегезне дә бергә-бергә – егетләрчә каршыларга насыйп булсын, Мөхәммәт ага! Юбилеегыз мөбарәк, табыннарыгыз түгәрәк булсын!
Таһир САБИРҖАНОВ, «Мәгариф» журналының бүлек мөхәррире.
Хөрмәтле Мөхәммәт абыйны ихлас күңелдән Олы Юбилее белән котлыйбыз.
Телибез сәламәтлекнең ныгын, гомернең куанычлы озынын, янәшәсендә hәрвакыт Үзе шикелле гади, гадел, кешелекле хезмәттәшләре ;яратып канатландырып торучы якыннары, Әтиебез, бабабыз дип торучы балалары, оныклары булуын теләп калабыз.
Тагын бик озак еллар Татарстан уйлап табучылар һәм рационализаторлар җәмгыяте җитәкчесе булып эшләвегезне телибез.
Сезне хөрмәт итеп, Сәмигуллиннар гаиләсе.
Мөхәммәт абый Әюповны мин Татарстан уйлап табучылар һәм рационализаторлар җәмгыяте җитәкчесе буларак беләм. Ягымлы, ипле, җайлы кеше дилэр анын кебеклэр турында. Укучылар конференцияләрендә берничә тапкыр очрашырга туры килде безгә. Шул конференцияләрнең берсендә укучыларга тапшырылган Мактау кэгазендә бала фамилиясе язылышында ялгышлык киткән иде. «Кемгэ мөрәҗәгать итәсе булыр?»- дип утырганда, минем 5нче сыйныфта укучы балам: «Әнә теге ягымлы матур абыйга!» — дип, нәкъ Мөхәммәт абыйга төртеп күрсәтте. Шушы җөмләдән соң артык суз язуның кирәге дә юк шикелле инде. Мөхәммәт абыйга саулык-сәламәтлек, озын гомер телим.
Мөхәммәт абыйны әлеге олы юбилее белән рәхәтләнеп котлыйсы килә. Егет кешегә 70 һөнәр дә аз дигәндәй, күр инде син — бер башы күпме эш башкара бит! Менә кемнән үрнәк алырга ул. Балалар белән эшләүче буларак аның миңа укучылар арасында кулибинчылар конкурсы оештырып, балаларны уйлап табуларга тартуы, укучыларны бүләкләп, аларны сөендерүе ошый. Шул исәптән безне дә инде. Алга таба да әлеге олпат затка бетмәс-төкәнмәс энергия. саулык-сәламәтлек телисем килә.