Логотип Магариф уку
Цитата:

1 апрельдән Әдәби марафон башлана

“Татар-информ”мәгълүмат агентлыгында “Президентның мәдәни башлангычлар фонды” ярдәме илә оештырылган #ӘДӘБИ МАРАФОН проектының унтугызынчы тапкыр үткәрелүе уңаеннан матбугат конференциясе узды. Чарада...

“Татар-информ”мәгълүмат агентлыгында “Президентның мәдәни башлангычлар фонды” ярдәме илә оештырылган #ӘДӘБИ МАРАФОН проектының унтугызынчы тапкыр үткәрелүе уңаеннан матбугат конференциясе узды. Чарада ТР Дәүләт Советының Татарстан кануннарының татар һәм рус телләрендәге текстлар тәңгәллеген билгеләү буенча комиссия рәисе, “Мәрхәмәт” хатын-кыз депутатлар берләшмәсе әгъзасы, Татнетны үстерү  фондының попечительләр советы әгъзасы Римма Ратникова, Татнетны үстерү  фондының башкарма директоры, Әдәби марафон проектының идея авторы һәм җитәкчесе Раил Гатауллин катнашты.

Очрашуны оештыручылар сөйләвеннән аңлашылганча, проект беренче мәртәбә 2017 елның көзендә Татнетны үстерү фонды тарафыннан Татарстан китап нәшрияты белән берлектә үткәрелә башлый. 30–40 кеше белән башланып киткән әлеге проект соңгы елларда Пирамида залларын тутырды, ә  ул Татарстан Язучылар берлеге белән берлектә, Татарстан Президенты каршындагы татар телен яклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе һәм Арча хакимияте ярдәме белән узган елгы тантанасы ӘДӘБИ САБАНТУЕ форматында Арча шәһәре стадионында үткәрелде.
Проектта һәркем катнаша ала. Финалга узу, ӘДӘБИ КӨРӘШ проектында катнашу мөмкинлеге алу һәм башка күп кенә өстенлекләргә ия булу өчен проектның ВКонтакте социаль челтәрендәге рәсми төркеменә керергә һәм беркетелгән анонс яңалыкта үзеңнең катнашуың турында хәбәр бирү зарур. Гариза тапшырылганнан соң, кулга китап алырга һәм 21 көн дәвамында төрле әдәби әсәрләрдән мәгънәле, файдалы һәм башкаларны да кызыктырырлык өзекләрне үзеңнең аккаунтыңда урнаштырып барырга – шул рәвешле үзеңдә китап уку гадәтен формалаштырырга кирәк.
Марафонда катнашучылар, китап уку белән бергә, социаль челтәрләрдәге аккаунтларын сыйфатлы алып барырга өйрәнә, татар хәрефләре белән язып, телне хөрмәт итә башлый, күп дуслар таба, язучылар һәм шагыйрьләр белән онлайн һәм офлайн таныша ала. 21 көн дәвамында проектта катнашып, кеше үзендә яхшы гадәт тәрбияли, үзконтрольгә өйрәнә, әлеге тәҗрибәне эшендә һәм башка юнәлешләрдә дә кулланып, уңышларга ирешә башлый.
Хәзерге вакытта Әдәби марафонда катнашкан кулланучыларның саны 2 меңнән артык, ә ВКонтакте социаль челтәрендәге соңгы 2 елда урнаштырылга Әдәби марафон хэштегы инде 180 меңнән артып китте.
Гаризалар 1 апрель көнне 23.30 сәгатькә кадәр кабул ителә. Катнашу өчен чикләр юк. Проектның нигезләмәсе белән http://tat-i.net/tt/adabimarafon адресы буенча танышырга мөмкин.

Ирек НИГЪМӘТИ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ