Логотип Магариф уку
Цитата:

Арча укучылары: «10 нчы сыйныфка барыргамы-юкмы?»

9 нчы сыйныфта укыганда уйланабыз: 10 нчы сыйныфка барыргамы, әллә мәктәптән китеп, берәр көллияткә укырга керергәме? Әти-әниләр дә борчыла: ничек итеп баланы каядыр укырга чыгарып җибәрергә кирәк, ба...




9 нчы сыйныфта укыганда уйланабыз: 10 нчы сыйныфка барыргамы, әллә мәктәптән китеп, берәр көллияткә укырга керергәме? Әти-әниләр дә борчыла: ничек итеп баланы каядыр укырга чыгарып җибәрергә кирәк, балалар гына бит әле! 10 нчы сыйныфка калдырсаң, ыштан туздырып йөрү генә булырмы икән?! Алда – дәүләт имтиханнары. Мәсьәлә җиңелләрдән түгел.

 





Мәктәптә төрлечә укыган бала бар: яхшы укыганы, укырга теләмәгәне... Минемчә, мәктәптә укырга теләмәгән балага 10 нчы сыйныфка калуның кирәге юк. Аңа һөнәр көллиятләренә, техникумга баруы кулайрак. 11дән соң дәүләт имтиханнары белән баш катырганчы, бәлки 9 дан соң берәр һөнәр көллиятен сайларгадыр?! Укуын дәвам итәргә теләгән кешегә аннан соң да югары белем алып була лабаса.
Безнең сыйныфташларның яртысы 9  нчы сыйныфтан соң мәктәптән чыгып китте. 10  нчы сыйныфка бармады. Күбесе Арчада калды. Кайберләре Арча педагогика көллиятенә информатика белгечлегенә укырга керделәр. Аны тәмамлагач, укуларын югары уку йортында дәвам итәргә уйлыйлар. Әти-әнисе яныннан, туган йорты, шәһәреннән китәсе килмәгәннәр өчен бу бик яхшы карар. Кайбер егетләребез Арчаның гуманитар-техник техникумында укый. Берничә кызыбыз Казан медицина көллиятенә “Фармация” белгечлегенә укырга керде.
Ә инде мәктәптә 10  нчы сыйныфта укуларын дәвам итүчеләр медицина, техник, гуманитар һәм сәнгать юнәлешендәге һөнәрләрне үзләштерергә югары уку йортларына барырга уйлыйлар. Без дә мәктәптә 10 нчы  сыйныфта укуыбызны дәвам итәбез. Хыялыбыз – журналист булу. Язарга яратабыз. Бу юнәлешне безгә татар теле һәм әдәбияты укытучысы Рәсимә Ибраева бирде. Мәктәптә безнең “Яшь хәбәрче” түгәрәге эшләп килә. Шунда йөрибез. Әле беркөнне укытучыбыз Рәсимә Хәнифовна белән “Нур” телерадиостудиясе фестивалендә катнаштык.  Дипломнар алдык.

Әнә шулай һөнәр алу буенча дөрес юнәлешне укытучылар, төрле түгәрәкләр дә бирә. Яраткан һөнәреңне сайлау авыр эш. Кем булырга? Бала аны каян белсен?! Минемчә, әти-әниләр дә баласына дөрес юнәлеш бирергә тиешләр. Алар бит улы яки кызының нәрсәгә сәләтле икәнен күрәләр. Монда сыйныф җитәкчесе киңәше дә бик урынлы. Чөнки алар да үз укучысын яхшы белә, дип уйлыйм. Яшерен-батырын түгел, хәзер яшьләр акчалы һөнәрне – эшне күбрәк сайлыйлар. Акчалы да һәм яраткан да эш булсын! Һәм сәләтеңчә! Минемчә, һөнәр сайлаганда әнә шуларны алдан күрә белергә кирәк.


Алсу Минһаҗева, Динә Хәйретдинова,

Арчаның 2 нче мәктәбенең

10 нчы сыйныф укучылары


 
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ