Логотип Магариф уку
Цитата:

12 яшьтән үк  комитетны җитәкләргә тели

Казан егете 12 яшьлек Илдар Гыйниятов Казанның балалар һәм яшьләр комитеты  рәисе кәнәфиенә дәгъва кыла. Бу хакта ул шәһәр мэры Илсур Метшин белән рәсми  очрашу вакытында белдерде. Мәгълүм б...

Казан егете 12 яшьлек Илдар Гыйниятов Казанның балалар һәм яшьләр комитеты  рәисе кәнәфиенә дәгъва кыла. Бу хакта ул шәһәр мэры Илсур Метшин белән рәсми  очрашу вакытында белдерде. Мәгълүм булганча, әлеге комитет рәисе урынына конкурс игълан ителгән иде.  Илдар  –  бу бәйгедә катнашучылар арасында иң яше.
Очрашуда шәһәр башлыгы  егеткә  укуында уңышлар  теләде, киләчәктә Казан мэриясендә эшкә көтеп калуын әйтте. Очрашуның истәлеге итеп аңа «Жизнь замечательных детей» дип аталган китап бүләк итте.
«Адымнар» күптелле гимназиясендә белем алучы һәм «Шаян ТВ»да балалар тапшыруын алып баручы  Илдарга китапның нинди телдә булуы мөһим түгелдер. Бу басманы тәрҗемә итеп  ул башка балаларга  тәкъдим итәр, дигән өмет тә бар. Иң сөендергәне – җитәкченең яшь катнашучыны махсус  кабул итеп, аңа олы ышаныч белдерүе.
 Альберт  ЗАҺИРОВ

Фото Казан мэриясе  сайтыннан

 
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ