Логотип Магариф уку
Цитата:

13 меңнән артык ятим бала көллиятләрдә яңа һөнәрләргә бушлай укый алачак

Ата-ана каравыннан мәхрүм калган сәламәтлек мөмкинлекләре чикле мәктәп укучылары һәм студентларның бушлай икенче һөнәр алу мөмкинлеге барлыкка киләчәк. Аерым алганда, алар бюджет акчалары хисабына эшч...

Ата-ана каравыннан мәхрүм калган сәламәтлек мөмкинлекләре чикле мәктәп укучылары һәм студентларның бушлай икенче һөнәр алу мөмкинлеге барлыкка киләчәк. Аерым алганда, алар бюджет акчалары хисабына эшче һөнәрләрен яңадан әзерләү программалары буенча көндезге бүлекләрдә укый, шулай ук уку китаплары, язу кирәк-яраклары сатып алу өчен  айлык пособие ала алачаклар. Тиешле закон проекты Михаил Мишустин рәислегендә узган Россия Федерациясе хөкүмәте утырышында хупланды, дип хәбәр итә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат үзәге.
Сыйфатлы белем алу өчен кертелә торган өстәмә гарантия аларга төрле һөнәрләр үзләштерергә һәм шуның белән һөнәри траекторияләрен көйләргә мөмкинлек бирәчәк.
«2024 елдан әлеге максатларга төбәк бюджетларыннан якынча 700 млн сум бүлеп бирү планлаштырыла, бу 2024 елдан 2026 елга кадәр 13 меңнән артык кешене яңадан әзерләргә мөмкинлек бирәчәк», – дип сөйләгән Россиянең мәгариф министры Сергей Кравцов.
Шул ук вакытта балаларга ярдәм итү өчен айлык пособие күләме уртача 10 мең сумнан артып китәчәк. Тагын 3 мең сумга якын акча (бер кешегә) кирәкле пособие һәм китаплар сатып алуга биреләчәк.

Фәния Лотфуллина

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ