Логотип Магариф уку
Цитата:

180 нче мәктәптә премьера!

Казанның 180 нче күппрофильле полилингваль гимназиясе  әле кайчан гына Тәүфыйк Әйди исемендәге  «Мирас» Халыкара сәнгать үзәге ачып  барыбызны шаккатырган инде. Бу көннәрдә алар  т...

Казанның 180 нче күппрофильле полилингваль гимназиясе  әле кайчан гына Тәүфыйк Әйди исемендәге  «Мирас» Халыкара сәнгать үзәге ачып  барыбызны шаккатырган инде. Бу көннәрдә алар  тагын моңа кадәр Казан мәктәпләрендә күрелмәгән бер яңалык белән сөендерделәр.

Кичке якта мәктәпнең тамаша залына  укытучылар, укучылар, аларның  әти-әниләре, чакырулы кунаклар премьерага агылды.    Күренеп тора, бар да дулкынлана. Киносы да нинди бит әле! Үзләре төшергән, үзләре төшкән тулы метражлы фильм.   Купшы күлмәкләрдән кызыл келәмнән узасы артистларның шатлыклары эчләренә сыймый.    Ниһаять, ике елга диярлек сузылган  иҗади эшнең нәтиҗәсен   күрәчәкбез.    

Нәтиҗә көткәннән дә тәэсирлерәк, текәрәк булды. Күзгә ирексездән яшь тыгыла...бер авторучка тирәсендә күпме язмышлар, никадәр вакыйга сыйган.  Бу кадәр реквизитларны, мондый йорт, мондый мәктәпләрне көндез чыра яндырып эзләсәң дә табып булмас кебек югыйсә. Тапканнар бит!  Афәрин! Фильмны караганда артистларның барысы да 180 нче мәктәпнеке икәнен дә онытасың хәтта.    Беркем дә читтә калмаган, директор Илдар Искәндәр улы  Сәяхов та, укучылар, укытучылар да, хәтта әти-әниләр дә...тагын  бер бик мөһим детальгә басым ясарга кирәк: фильм татар телендә бара. Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елында  шундый проектның тормышка ашуы аеруча мактауга лаек. 
Әлеге проект турында тулырак «Гаилә һәм мәктәп» журналының июль санында булачак.

Расиха ФАИЗОВА

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ