26 нчы май — БДИның төп чоры башлана

Россия мәктәпләре  стартта: җомга көнне, 26 майда, 700 меңнән артык кеше БДИ тапшыра башлый. Аларның күбесе – быел тәмамлаучылар. Имтихан алдыннан иң актуаль сорауларга Рособрнадзор җитәкчесе Анзор Музаев һәм ведомство белгечләре җавап бирде.

Сайлап алу буенча иң популяр предмет – традицион рәвештә җәмгыять белеме. Бу юлы аны чыгарылыш укучыларының 46 проценты диярлек тапшыра. Ә икенче урында информатика , былтыргы кебек ук ул физиканы гына түгел, биологияне дә узып! Югары уку йортларында IT-юнәлешләрнең популярлыгы  билгеле: булачак  айтишниклар быелгы  БДИда 20 проценттан артык. Өченче урында– биология, дүртенче урында  тарих һәм топ-5 не  физика йомгаклый.

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован.