Логотип Магариф уку
Цитата:

Илсур Һадиуллин: «Үзегезне, балаларыгызны тынычландырыгыз»

Бүген 53 меңгә якын тугызынчы һәм унберенче сыйныф укучылары соңгы кыңгырау тантанасын каршылый . Башкалабызның 139 нчы гимназиясен тәмамлаучы укучылар өчен бүгенге көн аеруча истә калыр. Соңгы кыңгыр...

Бүген 53 меңгә якын тугызынчы һәм унберенче сыйныф укучылары соңгы кыңгырау тантанасын каршылый . Башкалабызның 139 нчы гимназиясен тәмамлаучы укучылар өчен бүгенге көн аеруча истә калыр. Соңгы кыңгырау тантанасында укучыларны  ТР фән һәм мәгариф министры Илсур Һадиуллин, Казан дәүләт медицина университеты ректоры Алексей Созин, Казан шәһәре башкарма комитетының мәгариф идарәсе башлыгы Ирек Ризванов котлады.


«Кадерле балалар! Сезгә бүген барлык юллар да ачык. Сез барыгыз да бик матурлар, акыллы һәм талантлы. Бу мәктәпкә килүегез һәм аны тәмамлавыгыз өчен мин бик рәхмәтле сезгә. Мин бүген сезнең киләчәгегез, тормышыгыз өчен борчылучы әти-әниләргә, укытучыларга, иҗади эшләүче искиткеч коллективка рәхмәт сүзләрен җиткерәсем килә.
Бүген бездә бәйрәм! Барыгызга да уңышлар, бәхет, сәламәтлек телим. Ә алда  – имтиханнар, дәүләт йомгаклау аттестациясе. Ул 26 майда башлана, 2 июльдә тәмамлана. Минемчә, сез икенче июльгә кадәр калмаячаксыз, сез бераз иртәрәк барысын да уңышлы тапшырачаксыз  һәм июнь азагында чыгарылыш балын үткәрерсез.  Ата-аналарыгызга мөрәҗәгать итеп, сез үзегезне , балаларыгызны тынычландырырга тиеш. Без аңлыйбыз кешегә борчылучанлык хас. Без балаларыбызны сакларга, ә балалар үз белемнәре һәм игелекле булуы белән ата-аналарын хөрмәт итәргә һәм кадерләргә тиеш. Киләчәктә тормышта төрле сынаулар булачак. Сезгә  ныклы, тотрыклы, яхшы булуыгызны телим. Һәм иң беренче чиратта әти-әниләрегезне яратырга, үз укытучыларыгызны онытмаска һәм ата-аналарыгыз сезнең тормышта иң мөһим кешеләр икәнен аңласагыз иде. Алар сезне гомер ахырына кадәр  озатып барачак, сезнең өчен борчылачак. Ата-аналар сезнең белән горурлансыннар өчен, барлык шартлар тудырыгыз дигән теләктә калам. Бәйрәм белән, уңышлар сезгә!» – дип, җылы теләкләрен җиткерде бүген Илсур Һадиуллин соңгы кыңгырау тантанасында.
Мәктәп директоры Татьяна Борер чыгарылыш укучыларына иң мөһим сүзләр белән мөрәҗәгать итте, тормышта һәрвакыт актив булырга, сабырлыкка өндәде, үз-үзеңә ышанырга  чакырды. «2022  уку елы – безнең бик үзенчәлекле ел . Быел 48 чыгарылыш сыйныф укучысының 8 е укуда бик яхшы уңышлар күрсәткән өчен, медаль алуга дәгъва кыла», –  диде Татьяна Сергеевна.

Таңсылу ГАБИДУЛЛИНА

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ