Логотип Магариф уку
Цитата:

65 нче мәктәптән кешеләрне эвакуацияләгәннәр

Янгын сигнализациясе эшли башлау сәбәпле, Казанның Шамил Усманов урамында урнашкан 65 нче мәктәпкә янгын сүндерүчеләр җыелган.Бу хәл кичке сәгать алтыда булган. Бу вакытта мәктәптә ата-аналар җыелышы...

Янгын сигнализациясе эшли башлау сәбәпле, Казанның Шамил Усманов урамында урнашкан 65 нче мәктәпкә янгын сүндерүчеләр җыелган.
Бу хәл кичке сәгать алтыда булган. Бу вакытта мәктәптә ата-аналар җыелышы барган. Янгын сүндерүчеләр килеп җиткәнче, ата-аналар һәм мәктәпнең 20 хезмәткәре урамга үзләре чыккан. Вакыйга урынында беркем дә зыян күрмәгән.
Янгын сүндерүчеләр янгын чыкмаганлыгын, беренче катның вестибюлендә кыска ялганыш булуын ачыклаган, дип хәбәр итә «Татар-информ».
Диләрә БАТРШИНА

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ