Логотип Магариф уку
Цитата:

Ачык ишекләр мәктәбе

Казан шәһәренең «Күпмилләтле якшәмбе мәктәбе» быел 25 еллык юбилеен бәйрәм итә. Мондый оешма 2016 елга кадәр республикада булмаган. Бүгенге көндә дә ул бердәнбер. Аның икенче үзенчәлеген мин мәктәпкә...

Казан шәһәренең «Күпмилләтле якшәмбе мәктәбе» быел 25 еллык юбилеен бәйрәм итә. Мондый оешма 2016 елга кадәр республикада булмаган. Бүгенге көндә дә ул бердәнбер. Аның икенче үзенчәлеген мин мәктәпкә килеп кергәч ачтым: төсләр күплегеннән күз камашкан фойега узуга, бер нәрсәгә игътибар итмәү мөмкин түгел иде. Барлык сыйныфларның ишекләре киң итеп ачып куелган. Мәктәпкә килгән һәр әти-әни һәм бала шакып, өркеп түгел, ачык ишектән уза икән.
Тарихи белешмә: 1992 елда  Татарстан халыкларының I Съезды оештырылып, шунда ТР Милли-мәдәни оешмалары ассоциациясенә нигез салына. Хәзер инде ул, европачалаштырып, Татарстан халыклары Ассамблеясы  дип йөртелә. Ассоциация уставының бер пункты милли телләр, мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләрне саклау һәм үстерү максатын билгели. Моңа һәр милләт вәкиленә балачактан үз ана телен өйрәтеп үстергәндә генә  ирешеп буласын аңлагач, ассоциация җитәкчелеге ул чактагы Казан шәһәре мэры Камил Исхаковка бина сорап мөрәҗәгать итә. Аларга башта Островский урамында урнашкан кичке эшче яшьләр мәктәбе бинасын бирәләр. Алга таба алар 1980 елларга кадәр татар мәктәбе булып саналган
80 нче урта мәктәп базасына күчерелә. 1999 елда якшәмбе мәктәбе өстәмә белем бирүче мәгариф үзәге дигән яңа хокукый статус ала һәм 2012 елдан инде халыклар ассамблеясының канаты астына – Назарбаев урамындагы  Татарстан Халыклар дуслыгы йортының яңа бинасында урнаша.
Ашкына күңел, ашкына
Бу мәктәптә мәҗбүри укытмыйлар һәм билге дә куймыйлар. Ләкин ул уйнап-биеп, җырлап кына йөри торган җир түгел. Биредә укыту-тәрбия Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча дәүләт программасы нигезендә алып барыла. Якшәмбе мәктәбенең эшчәнлегендә  шулай ук Казан шәһәрендә гражданнар ризалыгын ныгыту буенча муниципаль программа таләпләре дә үтәлергә тиеш. Укыту-методик программалар шулар нигезендә төзелеп, аларны үтәү өчен кирәк әдәбият алына, матди-техник җиһазланыш булдырыла, шул исәптән мәктәп милли костюмнар белән дә тәэмин ителә.
2020–2021 елгы уку елында биредә 19 милли бүлек эшли. Без әңгәмәләшеп торган  украин бүлеге укытучысы Татьяна Архипова кечкенәләр төркемен һәм «Мрия» ансамблен җитәкли икән. «Дәреснең беренче өлешендә украин халкы тарихын, аның милли бәйрәмнәрен өйрәнәбез, икенче өлешендә халык җырларын башкарабыз, шигырьләр сөйлибез. Әлбәттә, Казан украиннарының милли-мәдәни автономиясе белән тыгыз элемтәдә торабыз. Без – зур гаилә», – ди укытучы.
Мәктәпнең вокал һәм хореография бүлекләрендә балалар дөнья халыкларының җыр һәм бию сәнгате белән таныша, иҗади яктан үсә. Моннан тыш, чит тел буларак инглиз телен өйрәнү мөмкинлеге дә бар. Һәр якшәмбе 400 дән артык бала шушы үзенчәлекле мәктәпкә ашкынып килә. «Безнең терәк  – үз  гаиләләрендә туган телләрен һәм гореф-гадәтләрен саклап калу теләге белән янган әти-әниләр, – дип аңлата мәктәп директоры  Маринэ Хухунашвили. – Мәктәпкә килгән балада укуга кызыксынуны укытучылар уята. Үзләре ирешкән уңышларны күреп торган балалар  исә аңа яңа дәрт-дәрман өсти. Ә укытучыларга һәм укучыларга кирәкле шартлар тудыру, әлбәттә, минем өстә. Барысы да бер-берсенә бәйләнгән, мәктәпнең яшәешен тотрыклы итүдә нәкъ менә бердәмлек зур роль уйный. Әлбәттә, дәресләрдән тыш, Күпмилләтле якшәмбе мәктәбенең үз милли проектлары һәм бәйрәмнәре дә бар. Алар арасында Халыкара туган тел көне, Күпмилләтле якшәмбе мәктәпләре һәм этномәдәни компонентлы мәктәпләрдә укучыларның республика фестивале һәм слёты, җәйге күпмилләтле лагерь сменасы аеруча популярлардан санала. Төрле форматта үтә торган бу чаралар бөтен республиканы колачлый, аларда 200 ләп бала катнаша.
Укытучының тырышлыгы укучыларында чагыла, диләр. Әлеге мәктәпкә йөрүче балалар уңышлары белән аларны сөендереп тора. Алар күп кенә конкурсларда призлы урыннар яулый. 2019 елда Казан шәһәре башкарма комитеты оештырган «Күпмилләтле Казан – Балалар» фестивалендә мәктәп 38 сәхнә номеры тәкъдим иткән һәм гала-концертка үткән чыгышларның 80 проценты аларныкы булып чыккан. Быел Күпмилләтле якшәмбе мәктәпләре һәм этномәдәни компонентлы мәктәпләрнең республика фестивале республикада игълан ителгән Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан аеруча масштаблы узган.Анда Маринэ Мануиловна шәкертләре Гран-при откан, күп кенә номинацияләрдә беренче урыннарны үз кулларыннан ычкындырмаганнар.
 Өч телле «Энҗеләр»
Якшәмбе мәктәбенең иң зур горурлыгы һәм визит карточкасы – «Энҗеләр» күпмилләтле вокаль ансамбле. Ул яшь буенча өч төркемгә бүленгән. Аның үзенчәлеге шунда: биредә төрле милләттән булган балалар ике дәүләт телендә җырлый, шулай ук туган телләрендә соло башкара.
Ансамбльнең җитәкчесе – вокал бүлеге укытучысы, Башкортстанның һәм Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Фәнилә Хәбирова. «Ансамбль тугыз ел элек оешты. Беренче составтагы алты кызымны дикъкать белән тыңлап,  берәмтекләп үзем җыйдым. Шуңа да ансамбльгә бик килешле исем бирдек – «Энҗеләр», – дип сөйләде Фәнилә ханым.
Укытучы һәр бала белән индивидуаль эш алып бара: авазларны дөрес әйтергә, сулыш алырга, буй-сынны тотарга, урынлы хәрәкәтләр ясарга, караш белән аңлашырга өйрәтә. Ансамбльнең репертуарында Фәнилә ханымның үз көенә язылган авторлык җырлары да күп. Алар дуслык, күпмилләтле республикабыз турында.
Кадрлар кытлыгы
Күпмилләтле якшәмбе мәктәбе тормышы күңелле вакыйгаларга бай булса да, авырлыклар кичерми тормый шул. Бүгенге көндә иң зур мәсьәлә  ул– педагогик кадрлар табу. Элек укытучыны милли тел белү шарты белән эшкә алып булса, профессиональ стандартлар кертелгәннән соң, аның педагогик белемле булуы мәҗбүри итеп куела. Менә шул кайбер милли бүлекләрнең  ябылуына китергән дә инде. Әле узган уку елында гына вьетнам бүлегендә балалар ике төркемгә бүленеп укыганнар. Әмма укытучылары туган ягына кайтып китү сәбәпле, хәзер бу бүлек вакытлыча эшләми. Шундый ук проблема аркасында төрек, корея һәм гарәп телләрен өйрәнү бүлекләре дә эшләүдән туктаган.
«Бездә үз милләтенең телен һәм гореф-гадәтләрен сак-лап калуда һәм үстерүдә халкы алдында бурычын тойган ихластан эшләүче фидакяр укытучылар  гына эшли. Барлык яктан да безгә туры килгән укытучыны тапсак, без аны уч төбендә генә йөртәбез. Гомумән алганда, 26 укытучыдан торган коллективыбызга бик хөрмәт белән карыйм, аларның һәрберсе алтынга тиң», – ди  Маринэ Хухунашвили.
Әлбәттә, алар әлеге проблеманы чишү юлларын да эзлиләр. Шуның берсе – булган укытучыларны өстәмә белем бирү педагогларын әзерләү курсларына укырга җибәрү. Моны хәл иткәндә, аның финанс ягын милли-мәдәни автономияләр рәисләре кайгырта  икән.
 Бер тел икенчесен уята
Мин бу күңелле мәктәптә бер көн буе булдым диярлек. Шуңа күрә укытучылар белән дә, укучылар белән дә аралашу мөмкинлеге туды. Менә бертуган җиде яшьлек Дарья  белән биш яшьлек Илья Тукаевлар. Алар –  удмурт балалары, һәм якшәмбе мәктәбенең удмурт бүлегенә йөриләр. Шуңа өстәп, вокал һәм хореография белән дә шөгыльләнәләр. «Безгә монда бик ошый, дусларыбыз да күп. Аеруча милли костюмнар киеп, төрле чараларда катнашырга яратабыз. Дәрес вакытында туган телдә мульт-
фильмнар карыйбыз, әкиятләр укыйбыз, аннан төрле халыкларның биюләрен башкарабыз», – дип сөйләде алар.
Әниләре Любовь Тукаева әйтүенчә, дәресләр якшәмбе көнне үтүгә карамастан, балалар мәктәпкә бик ашкынып баралар. «Төрле милләт балалары белән аралашканга, кызым белән улым кечкенәдән үз милләтеңне дә, башка халыкларны да хөрмәт итәргә кирәклеген аңлап үсәләр», – ди ул.
Диана Гайнатуллинаның улы Ризван якшәмбе мәктәбендә гарәп һәм инглиз телләрен өйрәнә. Шулай ук рус телен дә белә. «Улым гарәп бүлегенә 2 яшеннән йөри башлады, бу телгә мәхәббәтне анда әбисе уятты, – дип сөйләде яшь әни. – Ул вакытта әле бөтенләй сөйләшми, бары игътибар белән тыңлый һәм авазлар гына әйтә ала иде. 3 яшендә ул, «Күпмилләтле Казан – Балалар» фестивалендә катнашып, гарәп телендә шигырь сөйләде һәм үз номинациясендә җиңү яулады. Хәзер аңа 6 яшь, һәм ул өч телдә укый-яза белә, татар телен дә үзләштерә. Иң кызыгы: ул аларны бөтенләй бутамый. Улымның телләргә булган сәләтен биредә бик шәп үстерәләр».
ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов фәрманы белән игълан ителгән Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы рес-
публика районнарында якшәмбе мәктәпләре челтәрен киңәйтү өстендә эшли. Бу нисбәттән Маринэ Хухунашвили Татарстан халыклары Ассамблеясы Советы Президиумы утырышында ике тәкъдим белән чыккан. Аның беренчесе – һәр райондагы мәктәптән тыш эшләр үзәкләре базасында якшәмбе төркемнәре ачу булса, икенчесе – мәктәпләрдәге мәктәптән тыш эшләр үзәкләре оештырган түгәрәкләр кысаларында балаларга милли тәрбия бирү. Әлеге тәкъдимнәр, президиум тарафыннан хупланып, утырыш карарына кертелгән. Инде аларны тормышка ашыру юлларын эзлисе генә калган.
Диләрә БАТРШИНА

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ