Логотип Магариф уку
Цитата:

Академикның әйткән сүзләрендә хикмәт бар

Педагогика фәннәре докторы, Россиянең табигать фәннәре академиясе академигы Җәүдәт ага Хөсәенов исеме күпләрегезгә “Мәгариф” журналында дөнья күргән укыту-тәрбия эшенә багышланган үтемле фәнни язмалар...

Педагогика фәннәре докторы, Россиянең табигать фәннәре академиясе академигы Җәүдәт ага Хөсәенов исеме күпләрегезгә “Мәгариф” журналында дөнья күргән укыту-тәрбия эшенә багышланган үтемле фәнни язмалары аша билгеле. Вакыты-вакыты белән журналыбызда укытучыларның язмаларына да эксперт буларак үз бәясен биреп килә. Мәкаләләре эчтәлеге ягыннан әхлакый-тәрбияви нигездә булуы белән укучыларыбызны җәлеп итә дә. Бигрәк тә татар телендә белем бирүче география укытучылары аңа бик тә рәхмәтле. Ник дисәгез, аның «Географиядән русча-татарча аңлатмалы белешмә-сүзлек», «Кызыклы география» дигән китаплары бик күпләрнең өстәл китабына әйләнде. Җәүдәт аганың язу куәсе көчле, каләме йөгерек. Татар теле гыйлемен белү осталыгы хәтта күп кенә телчеләрне дә көнләштерерлек.
Хәлбуки Җәүдәт ага методик һәм педагогик темаларга мәкаләләр язу белән генә чикләнми әле. Галимнең тәрбияви эчтәлекле язмаларын, юлъязмаларын туплаган «Яшьлегемә кайтыр идем» китабын укып чыккач, сөйләмебездә халыкчан гыйбарәләрнең күплегенә шаккатып, аның бу китабын кат-кат кулыма алырга мәҗбүр булган идем. Соңыннан гына белдем: әлеге гыйбарәләрнең күбесе авторның үзенеке икән ләбаса. Җәүдәт ага гомере буе тапкыр сүз-гыйбарәләр – афоризмнар иҗат итәргә бик тә һәвәс икән бит. Һәркайсын теркәп бара торгач, инде аларның гомуми саны 3 меңнән артып киткән. Көннәрдән бер көнне аксакалыбызның күңеленә аларны бергә туплап, китап итеп бастырып чыгару уе килә. Күп тә үтми, «Әйтеләсе сүзем – чишмә чылтыравы» дигән исем белән 175 битлек афоризмнар китабын әзерләп тә куя. Китапны типографиядә бастырыр иде дә ... тик бар да акчага килеп терәлә. Академик булса да, кесә ягы такыррак. Тагын ике айдан Җәүдәт ага үзенең 75 яшьлеген каршыларга җыена. Шул уңайдан олпат галимебезнең күңелендә изге бер уй: әлеге китабын юбилее күчтәнәче итеп үз укучылары кулына тапшырасы иде. Бәлки Җәүдәт агага бу изге ниятен тормышка ашырырга, матди ярдәм күрсәтергә теләге булганнар арабызда табылыр. Ә хәзергә академигыбызның әлеге китабыннан бер бәйләм афоризмнар белән таныша торыгыз һәм ... үз бәягезне бирегез. 

Таһир САБИРҖАНОВ


 
*Кешегә начарлык эшләсәң, иртәме-соңмы, еллар дәвамын үтеп, үзеңә кире әйләнеп кайта.
*Яхшы кәеф, шат күңелле булу, кешене сәламәт  итә, бәхет хисе алдагы тормышта яшәргә көч бирә.
*Табигать кешегә яраклашмый, бары тик кеше табигатькә яраклаша.
*Үткән тормыш үз сабагын бирде. Хәзер инде кемнән дә булса берни өмет итеп һәм ышанып яшәп булмый.
*Итне ашасаң – тешкә керә, ашамасаң – төшкә керә.
*Өрә торган этнең авызын каплап булмый.
*Вакыт җил шикелле исә, кара урманнар, чиксез киң далалар, ярсулы дәрьялар артына кереп югала.
*Язмыш шәхеснең гамәл дәфтәренә төрлечә языла. Бу тормышта кемдер зур уңышларга ирешә, кемдер, тайгак юлга басып, тормыш арбасыннан егылып  ук кала.
*Кеше кайгылы вакытта түгел, елмайган чагында матур була.
*Үз-үзен яратучыны гафу итеп була, аннан әллә ни файда гына күреп булмый.
*Кайбер кеше башкаларның энергиясен үзенә алып яши, талашу аңа көч бирә, әгәр талашмаса – авырый башлый.
*Әгәр кеше сиңа карата чиста, ихлас күңелле икән, аңа карата этлек эшләмә.
*Югалтуның – җиңел, кире кайтуның мөмкин булмавын кеше кайчан да булса аңлый, тик соң була.
*Акчаң бар икән – дуслар бар, акчаң юк икән – дуслар юк.
*Кешегә тышкы кыяфәтенә карап бәя бирмә, үзеңә карата булган мөнәсәбәтенә карап бәя бир.
*Лачын сукыр тычканны очарга өйрәтә алмаган шикелле, акыллы кеше теләге булмаган наданны укырга һәм акылга өйрәтә алмый.
*Яшь вакытта сизелмичә үткән көн – олыгайгач, аның һәр мизгеле кече бер тормыш.
*Авыру – сорамый, бәхетсезлек ишек шакымый.
*Хыянәтне гафу итеп булмый. Аның асылы – синнән дә әйбәт кеше табу, сине икенче сортлы итеп калдыру.
*Хыял ул – канат, аның белән теләсә күпме очып була.
*Кешенең психологиясе шундый: ул түбәнлеккә бик җиңел төшә, бозыклык аның күңеленә тиз үтеп керә. Бозыклык үзен сугышчан һәм һөҗүмчән итәргә тырыша.
*Кайберәүләрне эчке дөньягызга бик якын җибәрмәгез, күбесе сезнең бусаганы гына таптап пычрата.
*Атына күрә – камыты, дәрәҗәсенә күрә – тәрәзәсе, сүзенә күрә – калыбы.
*Чәйнәргә ир булмау – хатын-кыз өчен бик зур бәла.
*Фәрештәне хаким итсәң, аңа да мөгез чыгып, сине сөзеп аудара.
*Ыштан җөең артыңа батканчы интернетта юкны бушка уздырып утыру –яхшы гамәл түгел.
*Әйтмичә – бел, кушмыйча – эшлә.
*Хәсрәт белән кешене шаккатырып булмый.
*Бер кешене дә тыңлама, ышанма, көтмә. Үзең тап, эшлә, булдыр. Шуннан да яхшысы юк.
*Бер якка да исми торган җил – җил түгел.
*Башыңда алтын таҗың булса да, ертык ыштанлы хәерче булсаң да, Аллаһы Тәгалә каршында бертигез.
*Кешенең иң зур байлыгы – саулыгы һәм рухының тыныч булуы. Аны бернинди акчага да сатып алып булмый.
*Әгәр сез бик яхшы кеше икәнсез, сезне хакимият тә, акча да боза алмый. Гадәттә андый кешенең хакимияте дә, акчасы да булмый.
*Елга ага, тормыш үтә. Кешенең кемлеген йомышың төшмичә белмисең.
*Теләсә кем белән якынаеп булмый, кемнең кем икәнен күңел үзе сайлый. Кайвакыт уңасын, вакыты белән туңасын.
*Кайбер кеше тормышың начар булса – шатлана, әйбәт булса – көенә.
*Хатын-кызның куянга дип оста корган тозагына кайчагында шактый шомарган төлкеләр дә килеп  каба.
*Тормышта барысы да үзгәрә: ятлар туганлаша, туганнар читләшә, дуслар үтеп китә, яратканнар таныш-белешкә әверелә.
*Теләгәндә вакыт табып була, теләмәсәң – сәбәп табасың.
*Теге яки бу кешене югалтудан курыкмагыз. Язмышыңа бәйле кеше һич югалмый. Югала торганы – тормыш тәҗрибәсе.
*Сиңа начарлык эшләгән кешене гафу итсәң – бу аңа булган бүләк. Әгәр андый кешене онытсаң – бу синең үз-үзеңне олылаган бүләгең.
*Һәр сазлык кошы үз сазлыгын мактап сайрый.
*Үзеңне башкалардан өстен куйма, гади кеше булып кал. Дәрәҗә – вакытлы күренеш, кешелекле булу – мәңгелек.
*Хезмәт хакың никадәр кечкенә булса, аны эшләп алу шулкадәр авыр.
*Бәхетле кеше башкаларга начарлык теләми.
*Мине яратмаска да, хәтта күралмаска да мөмкин, хәлбуки үземә теләсә кемнең пычрак кул-аяклары белән кагылуын теләмим.
*Үземне үзгәртмичә үзгәрәм. Дус булмаганнан үч алмыйм, әйләнеп тә карамыйм. Хыянәт һәм кабахәтлекне һич тә гафу итмим.
 *Синең өчен үз вакытын кызганмаган кешегә үз вакытыңны кызганма.
*Кешене чынлап яратсаң, аның тышкы кыяфәтенә игътибар итмисең. Яраткан кешене матурлыйсың килсә, аңа мәхәббәтеңне, назыңны кызганмыйсың.
*Синең мәхәббәтеңне, назыңлы аңлаган кешенең эчке дөньясы нурлана, үзе чәчәк ата, тагын да матурая.
*Буш хыялга уралма, үсмәгән бодайга үтми торган урак кулланма.
*Ай кебек калкыды, кояш кебек балкыды, көзге чебен шикелле юк булды.
*Бәхетле булуның сере бер генә. Аның өчен башыңда булган барлык чүп-чарны чыгарып ташларга кирәк.
*Ялгышкан кешене гафу итеп булса да, хыянәтне гафу итеп булмый.
*Типтереп яшәгән вакытта да тормыш кайвакыт артыңа китереп тибә.
*Бөтен нәрсәң дә җитеп, тормышың артык әйбәтләнсә, барыбер нәрсә дә булса килеп чыга, һаман да электәгечә булмый.
*Кешенең шатлыгы башкаларга да күчә ала. Бәхетле кеше белән очрашкач, кәеф яхшыра. Бәхетсез кеше янында күңелдә авыр хис кала.
*Кеше олы шатлыкка да, олы хәсрәткә дә түзә.
*"Бәхет кошы килеп кунды", – дип шатланасың гына, күрми дә каласың, очып китеп, күздән югала.
* Байлар тормышына карап сокланудан гына баеп китеп булмый.
*Туган тел – татар теленең мөһимлеген аңлау – һәр шәхеснең рухи бурычы.
*Кунак никадәрле генә кадерле булмасын, аның вакытында китүе хәерле.
*Һәр кояш баешы безгә үзенең соңгы нурын биреп калдыра, иртәгәге көнгә ышаныч тудыра.
*Аргамак белән эш атын беркайчан да ярышка бергә чыгармыйлар. 
*Иң куркыныч дошман – хөсетле дус.
*Күп акча – кешене боза, аз акча – авыруга сабыштыра.
*Яхшы уйлар яхшы нәтиҗәгә китерә.
*Кара эчле кешенең сүзе дә кара.
*Сезгә пычрак аталар икән, димәк, сез аларның тәһарәтен бозгансыз.
*Әгәр үткәнне онытырга теләмисең икән, бүгенге көндә яшәү кыен.
*Эш кенә түгел, ял да арыта башлаган икән – ул инде картлык.
*Бу дөнья борчулардан да, сөенечләрдән дә тора, шуңа күрә ул – тормыш.
*Хәсрәт килә икән – сыгылып төшмә, иелгән башыңны югары күтәр дә алга таба атла.
*Мәрхәмәтле кеше мәрхәмәткә ия, сөйгән кеше – сөекле, онытмаган кеше – онытылмас.
*Кемдер пычрактан чистага таба бара. Кайберәүләр дуслардан дошманга әверелә, кадерле һәм якыннар арзан якка, түбәнгә таба тәгәри башлый. 
*Тереләр дөньяга сыеша алмый, үлгәннәр кире кайтмый.
*Якын кешенең кимсетүе чит кеше кимсетүеннән бик күпкә авыр. Ят кешенең кимсетүен – тәнең белән, үз кешеңнекен җаның белән тоясын.
*Тормышның якты хатирәләре һич онытылмый. Бәхетле мизгелләр йөрәктән китми, гомер буе матур истәлек булып саклана.
*Язмыш вакыты белән җир тетрәүне хәтерләтә. Аягыңда нык  басып кала алсаң –  каласың, калмасаң – егыласың.
*Курку – гомерне озайтмый, үлемнән коткармый, батырлык – гомерне кыскартмый,  үлгәннән соң истәлеге мәңгегә кала.
*Кемнәрдер мине фәрештәгә, сулга йөрүчегә, акыллыга, тилегә саный. Һәр кеше нидер эзли, таба, ә мин үземчә булып кала бирәм.
*Кирәксез, урынсыз сүз кешене уттай яндыра, судай агыза. Металлдан алган яра төзәлә, сүз ярасы һич тә төзәлми.
*Адәм баласы бер-беренә начарлык кыла. Соңыннан Аллаһы Тәгаләдән гафу итүне сорый. Кулына изге китап тота, тик күңелендә иман нуры калмый.
*Әгәр кеше әшәке булып туган икән, аның Йолдызлык билгесенең әһәмияте юк, ул беркайчан да үзгәрми.
*Бала дәреслекне укыса, фикер йөртү сәләте, хәтере, игътибары яхшыра. Дәреслек ул – тәрбия чыганагы.
*Бала смартфонга кызыкмасын. Дәреслек укыган бала дөрес язарга өйрәнә, эчтәлектәге уңай сыйфатларны үзенә кабул итә.
*Җәмгыять тормышында иң әһәмиятлесе – әхлакый тәрбия. Ул – без яши торган җәмгыятьнең нигезе. Кеше тәрбиядән башка кеше була алмый.
*Бала иң беренче белем һәм тәрбияне гаиләдә ала. Бала тәрбиясенең башы, нигезе – анада.
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ