Әхмәтша хәзрәт язмышы

Алабуга сәүдәгәрләре дип исе китте инде… Сер түгел, милләтпәрвәрләребез авызыннан еш кына филология фәннәре докторы, ТФА академигы Наил Вәлев турында шундыйрак фикер ишетергә туры килә иде. Галимнең шушы көннәрдә генә табадан төшкән «Судьба Ахметши хазрата Исламшина» дигән китабы белән танышкач, милләт дип җан атучыларыбызның галим турында фикере үзгәрер шәт.

Узмышыбыз тарих кына түгел, халык хәтеренең бер өлеше дә. Бу хезмәт шул хакта. Әлеге хатирәләр, эзләнүләр нәтиҗәсе бер гади имамның – Әхмәтша хәзрәт Исламшинның фаҗигале язмышын күз алдына китереп бастыруы белән үзенчәлекле, – дип яза РИУ ректоры, сәясәт фәннәре докторы Рәфыйк Мөхәммәтшин  китапка язган кереш сүзендә.

Наил әфәнденең бу хезмәтне язарга алынуы бик тә табигый. Аның әнисе Мәсгудә ханым – Әхмәтша хәзрәтнең биш кызыннан берсе. Галим бабасы турында язган, димәк. Әхмәтша хәзрәт –  үз заманында Казандагы күренекле «Халидия» мәдрәсәсендә булачак тарихчы һәм әдип Газиз Гобәйдуллин, шагыйрь Габдрахман Сөнгати белән бергә укыган, яңа хакимиятләрнең кысуына, эзәрлекләвенә карамастан, муллалык эшчәнлеген ничек тә дәвам итәргә тырышкан асыл затларыбызның берсе. 1949 елның декабрендә антисовет эшчәнлеге алып баруда гаепләнеп кулга алына, ун елга хөкем ителә ул. Бармакларын сындырып, урындык белән кыйнап, карцерларга ябып, берничә көн йоклатмый «аптыратсалар» да  ул сынмый, үзен гаепле дип танымый. Баш имәс имам биш ел ярымнан, «халыклар атасы» вафат булгач аклана һәм азат ителә. Әхмәтша хәзрәт системага бирешмәүнең, диннән ваз кичмәүнең – якты бер үрнәге, – дип сөйләде безгә әлеге хезмәткә хәер-фатиха бирүчеләрнең тагын берсе, Мәрҗани исемендәге Тарих институты директоры Радик Салихов.

Сүз уңаеннан. 2 июнь көнне  кичке сәгать өчтә ТФА Кече залында Наил Вәлиев әлеге хезмәтен җәмәгатьчелеккә тәкъдим итәчәк.

Рәшит МИНХАҖ

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован.