Логотип Магариф уку
Цитата:

Әлмәт укытучысы якшәмбе мәктәпләре укытучыларының Бөтенроссия бәйгесе җиңүчесе

 Әлмәт районыннан 1 нче лицей-интернатның туган тел (татар теле) укытучысы Хәбибуллина Айгөл Фәнзат кызы    туган тел һәм якшәмбе мәктәпләре укытучыларының Бөтенроссия бә...

 
Әлмәт районыннан 1 нче лицей-интернатның
 туган тел (татар теле) укытучысы
Хәбибуллина Айгөл Фәнзат кызы  
 туган тел һәм якшәмбе мәктәпләре
 укытучыларының Бөтенроссия бәйгесендә Гран-при яулады.

Казанның 27 нче гимназиясендә  ике көн дәвамында   бәйгенең йомгаклау этабы узды. Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы халыкларының тел һәм мәдәни күптөрлелеген саклауга һәм үстерүгә ярдәм итү, туган тел укытучыларының статусын күтәрү, укытучыларның алдынгы тәҗрибәсен таратуны максат итеп куя әлеге бәйге үз алдына.
Йомгаклау этабында конкурсантлар  үзләренең  проектларын тәкъдим иттеләр, осталык дәресләре күрсәттеләр, фикер алышу барышында  туган телләрне өйрәнүгә кызыксынуны  ничек итеп арттырып булуы, Россия халыкларының мәдәниятен һәм гореф-гадәтләрен саклау проблемалары хакында  сөйләштеләр, үзләренең тәкъдимнәрен җиткерделәр.
–Быелгы бәйгедә барлык катнашучылар да югары әзерлекле, иҗади, эзләнүчән укытучылар иде. Тәҗрибә уртаклашу, фикерләшү өчен менә дигән мәйдан булды ул. Ике көн эчендә еллар буе туплана, бөртекләп җыя  торган методик алым-ысуллар тупладык. Министрлык бәйгене югары дәрәҗәдә оештырган иде. Мондый да әзерлекле  туган тел укытучыларыбыз булганда телебез яшәячәк!– ди Айгөл Фәнзат кызы зур горурлык белән.
Айгөл Хәбибуллинаны чираттагы җиңүе белән без дә тәбриклибез, чөнки аны   үзебезнең «Авыл укытучысы» бәйгесе җиңүчесе буларак та беләбез һәм аның уңышларына ихлас сөенәбез.
Расиха ФАИЗОВА
 

 
 

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ