Логотип Магариф уку
Цитата:

Әлмәттә Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының коллегия утырышы булды

Әлмәттә республика мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин җитәкчелегендә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы коллегиясенең «Татарстан Республикасы мәгариф системасында һөнәри юнәлеш бирү» темасына утырыш...

Әлмәттә республика мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин җитәкчелегендә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы коллегиясенең «Татарстан Республикасы мәгариф системасында һөнәри юнәлеш бирү» темасына утырышы узды. Программа кысаларында белем бирү оешмалары директорлары һәм чакырылган кунаклар Әлмәт политехника көллиятенең укыту остаханәләрендә булды, анда кадрлар әзерләү тәҗрибәсе белән танышты.
Коллегия утырышында район башлыгы Тимур Нагуманов, республиканың мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин, Татарстан Дәүләт Советының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Айрат Зарипов, шулай ук шәһәр һәм республика мәгариф идарәсе башлыклары катнашты. Бу турыда Әлмәт муниципаль районы башлыгының матбугат хезмәтенә сылтама белән «Әлмәт таңнары» хәбәр итә.
Сәламләү сүзе белән Илсур Һадиуллин чыгыш ясады: «Барлык катнашучылар да техникумның заманча базасын карый алды. Без уңышлар һәм нәтиҗәләр күрәбез, шуңа күрә бүген уку елы тәмамлануга йомгак ясыйсы килә. Безнең миссия – безнең балаларга белем, тәрбия бирү».
«Әлеге уку йортында күп кенә белгечлекләргә һәм юнәлешләргә бер урынга берничә кеше туры килә. Бу –  бик перспективалы уку йорты, ул бүген үзенә илнең башка төбәкләре укучыларын да җәлеп итә», – дип басым ясады Тимур Нагуманов.
«Мәгариф системасында һөнәри юнәлеш бирү буенча фикер алышу безнең шәһәрдә еш үткәрелә. Моннан тыш, Татнефть, Таграс-холдинг, Римера-Алнас һәм торба заводы белән күп кенә уртак проектлар башкарабыз. Шулай ук бу эшкә кече бизнесны да актив җәлеп итәбез. Эш бирүче белән уку йорты арасында аралашу, балалар һәм яшьләргә профориентация бирү эше – бүгенге көндә төп бурыч», – диде район башлыгы.
Андрей Поминов мәгариф системасында укучыларга һөнәри юнәлеш бирү буенча барган эшләр һәм мөмкинлекләр турында сөйләде.
Коллегиянең киңәйтелгән утырышы барышында Татарстан Республикасы мәгариф системасының 2022 елдагы эшчәнлеге һәм киләсе елга бурычлары турында фикер алыштылар. Чара ахырында һөнәри эшчәнлектә югары нәтиҗәләр күрсәткән иң яхшы укытучыларны һәм педагогларны бүләкләделәр.

"Татар-информ" материаллары буенча

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ