Логотип Магариф уку
Цитата:

Әлмирә Әдиятуллина вафат

 Бүген 84 нче яшендә журналистика ветераны, «Ярдәм» фонды хезмәткәре Әлмирә Лотфулла кызы Әдиятуллина дөньядан китте. Бу хакта «Ярдәм» фондының матбугат хезмәте хәбәр итә. «Ярдәм» фонды һәм мәчет...





 



Бүген 84 нче яшендә журналистика ветераны, «Ярдәм» фонды хезмәткәре Әлмирә Лотфулла кызы Әдиятуллина дөньядан китте. Бу хакта «Ярдәм» фондының матбугат хезмәте хәбәр итә.


«Ярдәм» фонды һәм мәчете җитәкчелеге Әлмирә Әдиятуллинаның туганнары һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклаша. Әлмирә ханымның җаны җәннәтләрдә булсын.



«Әлмирә Әдиятуллина Татарстан журналистикасы легендасы иде.  Ул тормышын дистәләгән еллар татар журналистикасына багышлады, Татарстанның һәм Россиянең мөселман өммәтенә үзгәреш кертте. Ул чын мәгънәсендә татар халкының горурлыгы иде. Соңгы ике елда Әлмирә апа урын өстендә иде » диелә хәбәрдә.



Әлмирә Әдиатуллина 1938 елның 8 июлендә Башкортстанда туган.


1965 елда Казан дәүләт университетының филология факультетын, журналистика бүлеген тәмамлаган. 1996-1999 елларда «Мөхәммәдия» Казан югары мөселман мәдрәсәсендә укыган.


1957 елдан «Совет мәктәбе» (хәзерге «Мәгариф» журналы») журналында эшли.
1964 елдан 1993 елга кадәр - «Азат хатын» журналы редакциясендә эшли, аннан җаваплы сәркатип вазыйфасыннан китә.
1980 еллар азагы -1990 еллар башында Ә. Әдиятуллина милли яңарыш хәрәкәтендә актив катнаша.
«Мәгариф» журналы редакциясе коллективы туганнарының олы кайгысын уртаклаша. Хушлашу вакыты соңрак билгеле булачак.
 





Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ