Логотип Магариф уку
Цитата:

Алтын бөртек – «Татар кызы»

Бу атнада, шимбә көнне, «Татар кызы» бәйгесенә нәтиҗәләр ясалачак. Татарстан районнарында зональ этапларны, Казанда сайлап алу турын һәм ярымфиналны үтеп, 200 кыздан конкурс финалына 12 кыз чыкты.Алар...

Бу атнада, шимбә көнне, «Татар кызы» бәйгесенә нәтиҗәләр ясалачак. Татарстан районнарында зональ этапларны, Казанда сайлап алу турын һәм ярымфиналны үтеп, 200 кыздан конкурс финалына 12 кыз чыкты.
Аларны оештыручылар, яратып, «алтын бөртекләр» дип йөртә. Каршы да килеп булмый, чөнки финалга чыккан һәр кыз татар тарихы, мәдәнияте, гомумән, милләте өчен алтындай кадерле, җиңүгә лаеклы.
«Татар кызы» – ул ике сәгатьлек чара гына түгел, бу бер ай дәвамында барган белем бирү һәм мәдәни программа. Быел тарихи интенсивка зур басым ясадык, шулай ук аерым бөек татар кызлары язмышларына да тукталдык. Төп яңалык – нәсел өйрәнү. Кызлар, районнарына кайтып, әби-бабайлары белән аралашып, үзләренең нәсел җепләрен яңарттылар», – дип сөйләде Халыкара «Татар кызы» бәйгесе дирекциясенең башкарма директоры Гүзәлия Гыйниятуллина.
Финалда кызлар үзләрен төрле яктан күрсәтә алачак, моны бәйге режиссёры аеруча ассызыклады.
«Зәңгәр шәл» әсәре буенча музыкаль номер әзерлибез. Кызлар анда бии, җырлый, шигырь дә сөйли, әйтемнәр дә әйтә, һәм инде, әлбәттә, актёрлык осталыкларын да күрсәтерләр. Конкурсантларны төрле яктан ачу мөһим. Без аларны эсседән салкынга ташларга тырышабыз, чөнки гадәттән тыш хәлләрдә кеше тизрәк ачыла башлый», – дип уртаклашты «Татар кызы» бәйгесе режиссёры, «Казан» бию ансамбле җитәкчесе Чулпан Закирова.
«Татар кызы» бәйгесе республика күләмендә инде алтынчы тапкыр уздырыла. Ә 6 мартта бәйге җиңүчесе һәм «Казан гүзәле» исемен алучы ике кыз, сентябрь аенда Үзбәкстанга барып, Халыкара «Татар кызы» бәйгесе ярымфиналында Татарстан данын яклаячак.
Лилия САДРЕТДИНОВА

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ