Логотип Магариф уку
Цитата:

Арчада – Гомәр Бәширов укулары (Видео)

Безнең Арча төбәге – мәшһүр шәхесләре белән данлыклы. Шәмсетдин Күлтәси, Габденнасыйр Курсави, Шиһабетдин Мәрҗани, Шәмсетдин Кышкари, Юныс әл Болгаридай олуг мәгърифәтчеләребез белән беррәттән ничаклы...

Безнең Арча төбәге – мәшһүр шәхесләре белән данлыклы. Шәмсетдин Күлтәси, Габденнасыйр Курсави, Шиһабетдин Мәрҗани, Шәмсетдин Кышкари, Юныс әл Болгаридай олуг мәгърифәтчеләребез белән беррәттән ничаклы әдәбият һәм сәнгать әһелләребез генә бар! Аларны саный китсәң!.. Аларны без онытмыйбыз, иҗат җимешләрен укыту-тәрбия эшчәнлегебездә бик теләп файдаланабыз.
 
Күбесенә багышлап, туган-торган төбәкләрендә музейлар эшләп килә, ел да алар исемен йөрткән фәнни-гамәли конференцияләр үткәрелә. Әйтик, шактый еллардан бирле Яңа Кырлай мәктәбендә Габдулла Тукай, Сикертәндә – Мөхәммәт Мәһдиев, Галиәсгар Камал, Арчада Гариф Ахунов исемендәге конференцияләр үткәрелеп киленә. Аларның күбесе инде республикакүләм статусын да алды. Һәм менә быелдан тагын бер күренекле якташ әдибебезнең үлемсез иҗатын пропагандалау юнәлешендә күркәм бер башлангычка нигез салынды.
 
Бу эшкә Арчадагы 7 нче урта мәктәбенең педагогик коллективы җиң сызганып алынды. Нәтиҗәдә биредә шаулап-гөрләп  Гомәр Бәширов иҗатына багышланган I районара Бәширов укулары булып узды.

 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
Әлеге укуларда «Гомәр Бәшировның әсәрләрен сәнгатьле сөйләү» юнәлешендә безнең Иске Чүриле урта мәктәбенең 7 нче сыйныф укучылары Рамазан Вилданов белән Рәниф Гарифуллиннар да бик матур чыгыш ясадылар.  «Җидегән чишмә» әсәреннән өзекне сәнгатьле укып,  20 укучы арасыннан 2 нче урынны яуладылар. Аларның икесе дә – мәктәбебезнең иң сәләтле, тырыш, акыллы, туган телебезне яхшы белүче, яратып өйрәнүче  укучылары.  Өстәвенә матур җырыйлар, «5» ле билгеләренә генә укыйлар. Алда аларны тагын да зур җиңүләр көтсен! Шундый егетләр тәрбияләүче әти-әниләренә, бәйгегә әзерләгән мөгаллимнәренә  афәрин!

Ләйсән ВӘЛИЕВА,


Арча районы Иске Чүриле урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы


 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ