Логотип Магариф уку
Цитата:

Арчаның 6 нчы мәктәбендә дә “Соңгы кыңгырау» чыңлады

Бүген республикабыз мәктәпләрендә шаулап-гөрләп «Соңгы кыңгырау» бәйрәме узды. Кеше гомерендә кабатланмый торган мизгелләре белән истә кала торган вакыт ул – мәктәптә уку чоры. Арчадагы 6 нчы урта мәк...

Бүген республикабыз мәктәпләрендә шаулап-гөрләп «Соңгы кыңгырау» бәйрәме узды. Кеше гомерендә кабатланмый торган мизгелләре белән истә кала торган вакыт ул – мәктәптә уку чоры. Арчадагы 6 нчы урта мәктәп-Казан арты милли мәгариф белем үзәге – шәһәребезнең Көнбатыш микрорайонында урнашкан гүзәл уку йорты. 827 укучысы, 31 сыйныф комплекты, 53 укытучысы булган белем йортында бүген искиткеч матур бәйрәм узды.

Бәйрәмебезгә мәртәбәле кунаклар: Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының мәктәпкәчә белем бирү бүлеге белгече Сидорова Татьяна Александровна, район мәгариф идарәсе җитәкчесе Рамил Данил улы Мөхәммәдияров килде. Килгән кунакларыбыз, укытучылар коллективы, укучылар һәм ата-аналарны бәйрәм белән котладылар, изге теләкләрен җиткерделәр.

Бу тантаналы чарада чыгарылыш укучылары да җавапсыз калмадылар, җырлар һәм шигырьләр аша туган мәктәпләренә, кадерле укытучыларына рәхмәтләрен ирештерделәр.

Чыгарылыш сыйныф укучыларының «Соңгы кыңгырау» бәйрәме, сыйныфташлары һәм мәктәп еллары күңелләрендә гомергә сакланачак. Имтиханнарын уңышлы тәмамлап, мәктәп елларында туплаган тәҗрибә һәм белемнәрен тормышта үз урыннарын табуларын һәм уңышка ирешүләрен, туган илебезнең матур киләчәге өчен үз өлешләрен кертүләрен теләп калабыз.
Энҗе МОСТАФИНА, Арча районы мәгариф идарәсе методисты.
АВТОР ФОТОЛАРЫ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ