Логотип Магариф уку
Цитата:

Арчаның 6 нчы урта мәктәбенә кунакка кемнәр килгән?

25 гыйнварда Арча шәһәренең 6 нчы урта мәктәбендә Барда муниципаль районы хакимияте башлыгы Алапанов Хәлил Газбулла улы, АСМО Президиумы рәисе киңәшчесе Козонков Владимир Константинович, Арча муниципа...

25 гыйнварда Арча шәһәренең 6 нчы урта мәктәбендә Барда муниципаль районы хакимияте башлыгы Алапанов Хәлил Газбулла улы, АСМО Президиумы рәисе киңәшчесе Козонков Владимир Константинович, Арча муниципаль районы башлыгы Нуриев Илшат Габделфәртович, "Мәгариф идарәсе" җитәкчесе Мөхәмәдияров Рамил Данил улы булды.



Мәктәп буенча экскурсия кысаларында кунаклар мәктәп базасында өстәмә белем бирү берләшмәләре, дәрестән тыш эшчәнлек белән танышып уздылар, телестудия һәм Tatprint остаханәсендә һәм мәктәп музеенда булдылар.




Мәктәптә һәр укучының үсеше өчен барлык шартлар да тудырылган: менә дигән заманча кабинетлар, ашханә, спорт залы, спорт мәйданчыгы, иҗади үсеш өчен бүлмәләр, музей һәм башкалар. Мәктәптә алдагы елларда мәгарифебез тарафыннан салынган данлы традицияләр сакланачак һәм арттырылачак. Кунаклар мәктәп администрациясенә, район җитәкчеләренә рәхмәт белдерделәр, ә укучыларга һәм педагогларга эшләрендә уңышлар теләделәр.
Энҗе Мостафина,

Арча рыйоны мәгариф идарәсе методисты

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ