Логотип Магариф уку
Цитата:

Автомобиль йөртүчеләрне яңа штрафлар көтә

Юстиция министрлыгы административ хокук бозулар турында яңа Кодекс (КоАП) проектына төзәтмәләр әзерли, алар буенча киләсе елда машина йөртүчеләр өчен штрафлар күләме артачак, шулай ук берничә яңа пунк...

Юстиция министрлыгы административ хокук бозулар турында яңа Кодекс (КоАП) проектына төзәтмәләр әзерли, алар буенча киләсе елда машина йөртүчеләр өчен штрафлар күләме артачак, шулай ук берничә яңа пункт барлыкка киләчәк.
Әйтик, 2022 елның 1 мартыннан:
Техосмотр булмаган өчен штраф 500-800 сумнан 2000 сумга кадәр күтәреләчәк;
Әгәр автомобильдә балалар булса, машинаны исерек килеш йөрткән өчен штраф 50 мең сумга кадәр артачак;
Машинаның көпчәкләре сезонга туры килмәгән, алгы һәм арткы көпчәкләрнең шиннары төрле булган, покрышкалар кырылган өчен яңа штрафлар барлыкка киләчәк;
Автоҗитештерүче тарафыннан каралган подголовниклар, козыреклар һәм куркынычсызлык мендәрләре, ватык бампер һәм законсыз лебедкалар өчен дә штраф булачак;
видеокамералар, ОСАГО полисы булмаганда, штраф сала башлаячак;
Әгәр дә машинада Check Engine двигателенең төзексезлек индикаторы янып торса, алгы тәрәзәдәда күзәтүләр өчен тоткарлыклар урнаштырылса (мәсәлән, навигатор, видеорегистратор, пленка һәм япмалар), фара чистарткычлар, автокорректорлар төзек булмаса, ЮХИДИ хезмәткәрләре һәр җитешсезлек өчен 500 әр сум штраф сала алачак;
судка, уртача тизлекне арттырган өчен, штрафлар суммасына шикаять бирү мөмкин булмаячак;
Газонда, балалар мәйданчыгында, тротуарда һәм башка тиешсез урында машина юган һәм машина куйган өчен штраф сала алачаклар;
Автохлам хуҗаларына да штраф салыначак: хәзер ташландык торак йорт ишегалдында машинасын калдырган хуҗадан 3 мең сумга кадәр штраф түләтә алачаклар.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ