Логотип Магариф уку
Цитата:

Авыл мәктәбендә 5 ел эшләргә тиешләр

«Авыл укытучысы» федераль проекты 2020 елның 1 нче гыйнварыннан эшли башлаячак. Биш елга авыл җирлегенә күчеп китәргә риза булган укытучылар акчалата гранттан ничек куллана алачак? Программада кемнәр...

«Авыл укытучысы» федераль проекты 2020 елның 1 нче гыйнварыннан эшли башлаячак. Биш елга авыл җирлегенә күчеп китәргә риза булган укытучылар акчалата гранттан ничек куллана алачак? Программада кемнәр катнашачак? Бу сарауларга җавап бирелде. 
Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин башлангычы белән гамәлгә куелачак программаның максаты кече шәһәр һәм авылларга укытучыларны җәлеп итү.  2020 елдан авылга күчеп китеп, мәктәптә эшләргә риза булган укытучыларга 1 миллион сум күләмендә акча биреләчәк. Кайбыр регионнарда грант күләме күбрәк булырга мөмкин. Мәсәлән, Ерак Көнчыгышта түләүләр 2 млн сумны тәшкил итәчәк.
Бу көннәрдә гранттан салым алынмаячагы билгеле булды. Салым кодексына тиешле үзгәрешләр кертелгән инде. Гомумән алганда, алдагы өч елга программага 4 миллиард сумга якын акча бүлеп бирелгән. Грант акчасын авыл жирлегендә йорт төзү өчен, я башка максатларга тотып булачак.
Федераль программада 55 яше тулмаган укытучылар катнаша алачак. Алар авыл мәктәбендә 5 ел эшләргә тиеш булачак.
«Мәгариф» мәгълүматлары буенча, бүгенге көндә Татарстан Республикасының 40тан артык авыл җирлекләрендә укытучыларга кытлык кичерелә. Мәктәпләрдә 500гә якын ачык вакансия бар. Аеруча математика, чит телләр, рус теле һәм әдәбияты, физика һәм башлангыч сыйныфлар укытучылары җитми.
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ