Логотип Магариф уку
Цитата:

Авыл укытучысы булуым белән горурланам

Авыл мөгаллимнәренең алдынгы эш алымнарын башкалар белән уртаклашу мәйданчыгы булган, аларның абруен күтәрүне, халыкка танытуны максат итеп куйган «Авыл укытучысы – 2021» конкурсы тәмам. Татарстан Рес...

Авыл мөгаллимнәренең алдынгы эш алымнарын башкалар белән уртаклашу мәйданчыгы булган, аларның абруен күтәрүне, халыкка танытуны максат итеп куйган «Авыл укытучысы – 2021» конкурсы тәмам. Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгында быел 8 нче тапкыр уздырылган әлеге бәйгенең җиңүчеләренә дипломнар, Мактау грамоталары һәм министрлыкның Рәхмәт хатлары тапшырылды.
ТР Мәгариф һәм фән министры Илсур Гәрәй улы Һадиуллин, «Мәгариф» журналы баш мөхәррире, «Татмедиа» АҖ генераль директоры урынбасары Сөмбел Нурислам кызы Таишева, бәйгенең жюри рәисе Рәсимә Равил кызы Шәмсетдинова тарафыннан әлеге бәйгедә җиңгән укытучылар адресына байтак җылы сүзләр әйтелде. Түгәрәк өстәл тирәли утырышкан мөгаллимнәр дә, кайнар чәй һәм милли тәм-томнардан авыз иткәләп, бәйге һәм һөнәри эшчәнлекләре хакындагы хатирәләре белән уртаклаштылар. Очрашуга килгән журналистлар исә аларның һәр сүзен күңелләренә сеңдереп, фото-видеотасмаларга төшереп бардылар.
Авыл укытучысы
булуым белән горурланам
«Авыл укытучысы» бәйгесендә катнашкан һәр укытучы – кабатланмас шәхес: узган бәйгедә аерым номинациядә уңышка ирешкән укытучының бу юлы абсолют җиңүче булган Яшел Үзән районының Афзал Шамов исемендәге Татар Танае урта мәктәбе укытучысы Асия Закирова нәкъ шундыйлардан. Министр аңа сүз биргәч тә, ул шатлыклы мизгелләрне күптән көткән оста тел белгече кебек тезеп сөйләп китте... Конкурсның беренче этабына ул юллаган «Милли тел – милләт җаны» дип аталган эссесендә: «Мин татар телендә белем бирүче авыл укытучысы булуым белән горурланам. Мәктәптә һәм Мәдәният йортында үткәрелә торган барлык чараларда катнашып, телебезне, милләтебезне саклап калу юнәлешендә эшлим», – дигән фикерләре биредә янә яңгыраш тапты. Уйлап баксаң, Асия Шәүкәт кызының телгә, татар әдәбиятына бернинди дә катнашы юк кебек. Ул 33 ел буе сала мәктәбендә балаларга химия һәм биология фәннәрен укыта. Аның сүзләрендә балаларга белем бирүе белән горурлану хисләре дә, телебезнең, милләтебезнең һәм авыл мәктәпләренең киләчәк язмышы өчен тирән борчылу да сизелә иде. Журналистларның игътибарын шуның белән ул тагы да ныграк җәлеп итте.

Алда аны яңа очрашуларга дәштеләр: «Татарстан – Яңа гасыр» каналында «Манзара» тапшыруына, Татмедиада редакция журналистлары белән «Мәктәпләрдә милли кием үрнәкләре» дигән темага «түгәрәк өстәл»дә катнашырга, шуңа өстәп, «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы, «Сабантуй» редакциясе эшчәнлеге белән танышырга. Алай гына да түгел, бу көн укытучыларның һөнәри бәйрәмнәре дә иде әле. Шул уңайдан «Пирамида» күңел ачу комплексында узачак тантанага «Авыл укытучысы – 2021» республика конкурсында җиңү яулаган ун укытучы һәм бәйгенең абсолют җиңүчесе, Татарстанның атказанган укытучысы Асия Шәүкәт кызы Закирова да чакырулы. Кылны кырыкка ярып, бер көндә барысына өлгерергә тырышкан укытучы ханымның безнең белән дә очрашып, әңгәмә корырга вакыт табуына берәүләр гаҗәпләнер, әмма укытучы халкы шундый инде.
Асия ханым, республика күләмендә үткәрелә торган «Авыл укытучысы» конкурсларында катнашып, һөнәри осталыгыгыз-
ны арттыра баруыгызны күреп сокландык. Бу хезмәтегез югары бәягә лаек булганына да сөендек. Министрлыкта очрашу вакытында Сезнең йөздә шатлык белән бергә авыл мәктәпләренең киләчәге өчен борчылуыгыз да  сизелә иде.
– Абсолют җиңүче исеменә ия булып, авыл укытучысының калада эшләүче коллегалардан һич тә ким түгел икәнемне расладым кебек. Һәрхәлдә, бәйгедән бәйгегә мин шуңа омтылдым, һәр бәйге саен осталыгымны арттыра бардым.
Үземдә фәнгә, туган җиргә булган олы мәхәббәт чишмәгә илткән сукмаклардан, җәелеп аккан Гөбнә елгаларыннан, чәчәкле аланнарыннан, туган ягымның гаҗәеп гүзәл табигатеннән башланды. Хәзер авылларга да цивилизация килде, газы, суы өйдә, мәктәпләрне дә заманча зур итеп бассейннар белән төзиләр. Әмма яшьләр авылдан, табигатьтән читләшә, алар тирә-юнебездәге матурлыкны, тереклекне күрми үсәләр кебек. Авылда картлар гына торып калса, аның киләчәге нинди булыр? Бу хакта уйланам да, борчылам да шул...
– «Авыл укытучысы» бәйгесенең йомгаклау этабында «Ашарга яраклы һәм агулы гөмбәләр» темасына 5 нче сыйныф укучыларына ачык дәрес бирүегез очраклы булмады кебек. Балаларга чын гөмбәләрне тотып карау мөмкинлеге бирдегез. Бәйге алдыннан, урманга барып, гөмбә җыярга каян вакыт таптыгыз?
– Без ирем Рәис белән табигатьтә булырга бик яратабыз; җәен җиләк, көзен бергәләп гөмбә җыябыз. Бу юлы вакыт бик тыгыз булды. Ирем җыеп кайтты, Казанга киткәндә ул: «Бу гөмбәләр сиңа уңыш китерсен», – дип озатып калды. Эшлекле сәфәргә чыкканда, әти-әниемнәр, каената белән каенанам һәм коллегаларым әйткән матур теләкләр дә үземә көч өстәде. Башкалабыздан дәресләремне шулай олы бәяләүгә канатланып, рухланып кайттым, әле дә булса шундый халәттә йөрим.

– Гаиләгез дә Сездән ким шатланмагандыр...
– Әлбәттә, бу уртак шатлык булды. Бүгенге көндә укытучылык эшендә һәм бәйгеләрдә нинди дә булса уңышка ирешкәнмен икән, монда иремнең өлеше дә зур. Ул рухландырып, ярдәм итеп тормаса, бәйгеләргә бик йөри алмыйсың. Монда төп терәгем – ирем.
– Хатын-кыз язмышын аккошныкына тиңлиләр. Егет кайда гаилә корса, кыз бала шунда килен булып төшә. Әмма кызлар күңеле ак аттагы принцка, каладагы затлы сарайга тартыла.
– Тел төбегездә ни ятканын ярты сүздән аңларга була. Әмма мин гади авыл кызы бит. Сөекле ярым  шушы авылныкы, ак аты булмаса да, бөтен «тимер атларны» иярләгән, әтием кебек техника белән дус булган ир-егет. Андый кеше авыл җирендә алтынга тиң. Педагогия институтын тәмамлаганнан соң, төрле төбәкләргә, калаларга эшкә чакырдылар. Әмма туган авылыма, әти-әни, туганнарым янына, үзем укыган мәктәпкә эшкә кайтасым килү теләге көчле иде. Һәм ялгышмаганмын, бәхетемне мин туган җирдә таптым. Ирем белән без бер уй-фикер, бер максат белән гомер кичерәбез. Мин – яшьтән театрга, сәнгатькә гашыйк кеше. Ирем
үземә охшаган, күңеле гел сәхнәгә тартыла, буш вакытларда авылда уза торган мәдәни чараларда бергәләп катнашабыз.
– Закировлар гаиләсе район күләмендә узган бәйгедә «Уңышлы гаилә» номинациясендә җиңү яулаган икән, моның нигезендә дә уртак тырышлык ятуы көн кебек ачык. Мондый күркәм сыйфат Сезгә әти-әниегездән күчкәндер, мөгаен.
– Әлбәттә, иң беренче тәрбияне бала гаиләдә ала, мәктәптә ул тулылана, формалаша дияр идем. Үскән чакта мине кем дип кенә атамыйлар иде: итекче, читекче кызы да, умартачы, балта остасы, шофёр, тракторист кызы да... Берәү
булса үпкәләр, мин әтиемнең алтын куллы кеше булуы белән горурлана идем.
Безне дә ул эш сөяргә, хезмәт кешесен хөрмәт итәргә өйрәтте. «Әнием дә бик уңган-булган кеше – тегүче, кул эшләре остасы, яшелчә, җиләк-җимеш үстерүгә дә, аш-суга да бик һәвәс, матур итеп җырлый, олы яшьтә булуына карамастан, мәктәп елларында өйрәнгән шигырьләрен оныкларына сөйләп, аларга бишек җырларын көйләп йоклатырга да бик оста. Әти-әнием һәм каената-каенаналарым белән бергә шатланып гомер кичерәбез.
– Сез туган җирне үз иткәнсез, әмма заман яшьләре башкача уйлый шул, киләчәк планнары да үзгә... Авылның киләчәге хакында борчылганда, «Гаилә нигезен кем саклар?» дип тә уйлана торгансыздыр.
– Узган гасыр ахырында күмәк хуҗалыкларны, предприятиеләрне юкка чыгарып, халыкның алдагы тормышына зур зыян салынды. Бик күпләр авыллардан туган нигезләрен ташлап китәргә мәҗбүр булдылар. Әле дә бу хәл күзәтелә, нәтиҗәсе: мәктәптә балалар саны кими, дәресләр кыскара...
Ике ул үстердек, картаймыш көнебездә ике терәк булыр дип тә уйлый идек. Киленем Айгөл үземнең укучым, күрше Мамадыш-Әкил авылында туып үскән, ул биология-
химия һәм экология, олы улым Рәнис география, биология һәм экология белгечлеге буенча КФУны Кызыл дипломга тәмамладылар. Аспирантурада калырга өндәделәр, әлегә эшләп тәҗрибә туплыйсылары килде. Дөрес, төп белгечлек буенча сәгать саны аз булу сәбәпле, өстәмә һөнәр үзләштерергә мәҗбүр булдылар: килен гимназия-
дә башлангыч сыйныфтагыларны, улым лицейда физкультура һәм тормыш иминлеге нигезләре буенча укыталар. Икесенә дә «Безнең яңа укытучы» гранты бирелде, эшләрен бик яратып башкаралар.
– Туфан Миңнуллин пьесасы буенча куелган «Без бит авыл малае» спектаклен карарга яратасыз дип беләм. Улларыгыз калмаса да, бәлки, башка укучы күңелендә туган җиргә мәхәббәт орлыклары шытым бирер дип өметләнәсездер.
– Безнең якның туфрагы бик тә уңдырышлы, 90 нчы елларда аны тартып алырга теләүчеләр дә булды. Әмма җирнең бер өлешен булса да саклап кала алдык. Шунда игенчелек, терлекчелек һәм яшелчә, җиләк-җимеш үстерү белән
шөгыльләнергә теләүчеләр
табылыр дип ышанам. Шәһәрнекеләр дә авылга йөз белән борылмый калмас, төпләнеп яшәргә туган җирләренә кайтырлар...
Шуңа да соңгы вакытларда мәктәпләрдә «Мин авылны сайлыйм», «Туган ягым – яраткан җирем», «Тау ягы: шушы яктан, шушы туфрактан без» шигаре астында үткәрелеп килә торган чаралар үзенең күркәм нәтиҗәсен бирми калмас.
– Асия ханым, «туган җиргә кайтырлар» дигәндә, КФУда укыган төпчек улыгыз Илназны Төньяк полюска озатып калулар, кайтыр көннәрне санап төннәрне уздырулар җиңел булмагандыр. «Иделем акчарлагы» бәйгесендә призлы урын алган шигъри җанлы улыгызның ак аюлар җиренә сәфәргә чыгып китүен күз алдына китерүе дә кыен. Каян килгән аңа мондый кыюлык һәм күпкырлы талант.
– Илһам килгәндә, әтием шигырьләр яза. Мөгаен, анысы бабасыннан күчкәндер. Фәнгә, предметка һәвәслеге, бәлки, миннәндер, кыюлыгы әтисеннән булса кирәк. КФУның 3 нче курсын тәмамлагач, улыма практиканы Шпицбергенда үтү мөмкинлеге туды. Аннан алда Илназ «Бөтенроссия фәнни һәм иҗади 66°33'» дип аталган проект-
лар конкурсында «Шпицберген архипелагы яр буе территорияләре туфрагының микропластик кисәкчәләр белән пычрануын тикшерү» фәнни эше белән катнашкан иде. Бу бәйгедә Россиядән өч студент җиңү яулады: Мәскәүдән, Санкт-Петербургтан һәм Казаннан – Илназ. Сәфәрне Россиянең Санкт-Петербургта урнашкан «Арк-тика һәм Антарктида фәнни тикшеренү институты» үзәге оештырды. Башка галимнәр, белгечләр белән бергә, алар 2019 елны дөньяның иң төньяк шәһәре – Шпицберген архипелагында урнашкан Лонгйирга юл тоттылар. Аңа 1906 елда нигез салынган, һәм ул дөньяда кеше яши торган төньяк-
тагы бердәнбер эре бистә санала. Биредә 2 меңнән артык кеше теркәлгән һәм ак аюлар бик күп. Практика үтү, тәҗрибә туплау өчен, Шпицберген менә дигән җир, улым
анда кече хезмәткәр булып та эшләде.
Улым әле дә сагындыра, бүгенге көндә Мәскәү төбәгендә хәрби хезмәт бурычын үти. Киләчәктә кайда кайтып төпләнер, әлегә әйтүе кыен. Иң мөһиме: исән-имин, йөзгә кызыллык китермичә хезмәт итеп кайтсын.
– Химия-биологияне «Киләчәк фәне» дип санаучылар бар. Чынлыкта тормышыбызны аннан башка күз алдына китерүе кыен. Бу фәннәрне яратмый мөмкин түгел диләр, Сезнеңчә ничек?
– Белгәнебезчә, биология һәм химия бер-берсе белән тыгыз бәйләнгән. Химиядән, биологиядән башка тормышыбызны дөрестән дә күз алдына китерә алмыйбыз. Биология, химия – ул гаҗәеп
дөнья, үткән һәм киләчәк тормышыбыз шуның белән бәйле. Шундый сихрилеге белән бу фәннәр мине дистә еллар буе үзенә бәйләп тота да инде. Балаларда да бу фәннәр белән кызыксыну бар. Киләчәктә тормышыбызда бу фәннәрнең роле тагын да үсәр дип уйлыйм.
– Мөгаллим борынгы заманнарда ук иң абруйлы зат саналган, аның сүзенә колак салганнар, түр башында аңа урын биргәннәр. Бу хәзер дә шулаймы?
– Әлеге сүзләрдә хаклык бар. Чөнки электән укытучыга халык-
ка аң-белем таратучы, тәрбия бирүче шәхес буларак караганнар. «Укытучы булырга телим» дигәч
тә, әти-әнием шуңадыр да бик
куандылар.
Татар Танае авылы халкы мине бала чагымнан белә, йөзгә кызыллык китерерлек итеп эшләмәдем, яшәмәдем. Бар белгәнемне укучыларыма бирергә тырышам, даими рәвештә белемемне күтәрәм. Укыту эшчәнлегебез белем бирүнең Бердәм дәүләт стандартлары
кысаларында ана телендә алып барыла.
БДИга авыл укытучысы укучыларны бернинди түләүсез, вакыт белән дә исәпләшмичә, бик тырышып, үзе әзерли. Укыткан укучың имтиханны яхшы бирсә, бу бик зур сөенеч, шул баллары белән югары уку йортына да кереп китә алса, монысы – икеләтә сөенеч.
Шушы катлаулы тормышта яшьләрнең дә үз урыннарын, үз юлларын табуларын телим. Төрле тармакларда эшләүче укучыларым бар: укытучылар, тәрбиячеләр, табиблар, шәфкать туташлары, инженерлар; авыл хуҗалыгы белгечләре: агроном, зооинженер, экономист, бухгалтер, фермерлар, җитәкчеләр.
Хәзергә кадәр укучыларымнан, аларның әти-әниләреннән рәхмәт сүзе ишетеп яшим. Моннан да олы хөрмәт юк. Бер рәхмәт мең бәладән коткара! Менә шуңа күрә дә инде мин язмышыма бик рәхмәтле: зур җиңүләргә ирешүемә, тырышып эшли алуыма, тагын да илһамланып эшләргә көч бирүенә.
– Укучыларыгыз фән олимпиадаларында, төрле бәйгеләрдә уңышлы чыгыш ясап киләләр, димәк, өметләрегез акланыр дип әйтергә тулы җирлек бар.
– Анысы, без һәрвакыт хәрәкәттә, укучыларым да мәктәп кысаларында гына утырмыйлар. Бөтенроссия олимпиадасының Республика этабында биология-химия фәннәреннән призлы урыннар алып шатландырдылар. Һәр елны муниципаль этапта биология-химия, экология-
дән җиңүче һәм призлы урыннарга лаек булып киләләр, КФУ, КДАУ, КНИТУ үткәргән фән олимпиадаларында җиңүче һәм призёрлар; АгроНТИ олимпиадасында җиңүче баскычына күтәрелделәр. «Сәләт-Олимп», «ФИЛИН» олимпиадаларында да катнашып, призлы урыннар алдылар.
Укучыларыбыз «Без талантлар эзлибез», «Мин авылны сайлыйм», «XXI гасырда белем: традицияләр һәм инновацияләр», «Туган ягым –
яраткан җирем, тагын шундыйны кайдан табарсың», «Тау ягы: шушы яктан, шушы туфрактан без» дигән республика фәнни-гамәли һәм
«Чиста булыр», Маринович исемендәге экологик конференцияләрендә уңышлы чыгыш ясап киләләр. Яшь язучыларның «Сәләткә нур булган йолдызлар», «Иделем акчарлагы» бәйгеләрендә, Афзал Шамов, Муса Җәлил, Габдулла Тукай, Бутлеров укуларында актив катнашып, сәләтләрен ача баралар. Иҗатлары аша осталыкларын күрсәтеп, һәммәбезне куандыралар.
– Олимпиадаларга өстәмә әзерләнмичә, җиңеп булмый.
– Алдагы елларда булган биремнәрне карап, эшләп чыгабыз. Аннары өстәмә материалларга күп урын бирәм: олимпиадаларга әзерләнү китапларыннан өстәмә биремнәрне эшлибез, институтта укыган вакыттагы китаплар да бик ярдәмгә килә, Интернет-ресурслардан biocpm@mosolymp.ru файдаланабыз.
Укытучының тулаем хезмәт җимеше еллар узгач кына күренергә мөмкин, диләр. Әмма балаларның бәйгеләрдән һәм фән олимпиадаларыннан дипломнар, Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары белән мәктәпкә кайтып керүләре дә шатландыра.
Фән юлыннан киткән укучыларым да бар: Марат Тәфкил улы Лотфуллин КФУда микробиология буенча аспирантурада белем ала, ассистент, лабораториядә фәнни хезмәткәр.
– Бүгенге чор укытучылары балаларда фәнгә карата кызыксындыруның төрле юлларын эзлиләр, укытуның заманча алымнарын кулланалар, хәтта бәйгеләргә дә үзләре ияртеп алып баралар. Мәктәптә укыганда, Сезне бәйгеләргә йөртүче, «Киләчәктә кем булырга телисең» дип кызыксынучы булмагандыр?
– Бәйгеләргә йөртүче булмады, заманасы башка иде. Әмма укытучыларым бик гыйлемле булды, төпле белем алдым. Фәннәрне үзләштерү миңа бик җиңел бирелде, аеруча биология, химия, математика фәннәрен «су урынына эчә» идем. Укучыларымны да биология-химия фәннәре белән төрле яклап кызыксындырырга тырышам. Дәресләремне табигать, хәтта әдәбият һәм сәнгать белән дә бәйлим. Тәрбия чарасы буларак, шигырьләр дә укып алам. Төрле алымнарны һәм технологияләрне кулланып эшлим.
– Шуларның кайберләренә тукталып узсагыз иде?
– Укучының шәхесен үстерү һәм җәмгыятьтә аны алга таба социальләштерү өчен биология-химия дәресләрендә түбәндәге педагогик технологияләр кулланам: критик фикерләү технологиясе, проект эшчәнлеге, сәламәтлек саклау технологиясе һәм дәрәҗәле дифференциация технологиясе.
Критик фикерләү ул – тышкы мәгълүматны укучы белемнәре белән чагыштыру процессы, конкрет ситуациядә кулланыла. Критик фикерләү – логик фикерләү һәм иҗади эшләү башлангычы. Әлеге технология югары сыйныфларда биология-химия дәресләренең барлык этапларында файдаланыла.
5 – 11 нче сыйныфларда биология һәм химия дәресләрендә кулланыла торган технологияләр һәр балага үз укуларын төгәл оештырырга, укытучыга исә төрле категориядәге балалар белән эшләгәндә, игътибарны бер дәрәҗәдә юнәлтергә ярдәм итә. Проект эшчәнлеге балаларга логик һәм абстракт фикер йөртергә, үз сәләтләрен төрле уку эшчәнлекләрендә кулланырга мөмкинлек бирә. Болардан тыш, фәнгә уңай карашны төрле юллар белән формалаштырырга да була бит әле. Безнең Татар Танае авылында, әйтик, бер гектар мәктәп яны тәҗрибә участогы бар. Анда без җиләк-җимеш, яшелчә һәм чәчәкләр үстерәбез. Биредә укытучысы белән бергә эшләгән укучы теоретик белемнәрен практикада кулланып ныгыта, яңа күнекмәләр ала... «Уңышы мулдан, үз вакытында җыеп кына алырга кирәк», – дим мин укучыларыма.
– Асия ханым, уңышлар хакында күп сөйләнде, әңгәмәбез ахырында тормышыгыздагы иң истә калган вакыйгага яки бәхетле мизгелләргә тукталсагыз икән.
– Мин – гап-гади авыл укытучысы, быел үземә шулкадәр өелеп шатлык килде: «Татарстанның атказанган укытучысы» дигән мактаулы исем бирелде. «Авыл укытучысы» конкурсында абсолют җиңүче булдым. Укытучыларның һөнәри бәйрәме көнне әлеге бәйгедә җиңүче буларак беренче тапкыр «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексына кунакка чакырдылар. Минем биологиядән дәрес биргән вакытларымны залдагы зур экраннан күрсәттеләр. Артистларыбыз зур тамаша әзерләгәннәр иде. Мәҗлестә Президентыбыз Рөстәм Нургали улы Миңнеханов, Премьер-
министр Алексей Валерьевич Песошин, Мәгариф һәм фән министры Илсур Гәрәй улы Һадиуллин белән, миңа да бер өстәл артына утырып, чәй эчәргә насыйп булды. Очрашу тәмамлангач, алар кулымны кайнар кысып, янә бәйрәм белән котлап, матур теләкләр әйтеп саубуллаштылар.
Авыл укытучысын бу дәрәҗәдә югары күтәргәнен күргәнем булмады, горурланып та куйдым. Алга таба да шулай дәвам итсә, авыл мәктәпләренең киләчәге матур укытучысының абруе югары булыр иде, дим. Бәлки, саладан чыккан меңнәрчә яшь белгечләргә дә туган төбәкләренә кайтып эшләргә юллар ачылыр. Бу чарада утырганда, миңа шәһәр белән авыл укытучысы арасындагы чикләр дә юкка чыккан кебек тоелды. Күңелне айкаган шундый матур теләкләр һәм хис-тойгылар җуелмаслык булып хәтердә саклана.
Альберт САБИР

Автор фотолары

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ