Логотип Магариф уку
Цитата:

«Авыл укытучысы» конкурсы җиңүчесе – телевизион тапшыруда

Быелгы сентябрь ае безнең «Мәгариф» журналы коллективы өчен «Авыл укытучысы-2022» республика конкурсының өченче финал өлешен үткәрү мәшәкатьләре  белән истә калыр, мөгаен. Мәгълүм булганча, быел...

Быелгы сентябрь ае безнең «Мәгариф» журналы коллективы өчен «Авыл укытучысы-2022» республика конкурсының өченче финал өлешен үткәрү мәшәкатьләре  белән истә калыр, мөгаен. Мәгълүм булганча, быел әлеге бәйгенең тугызынчы ел рәттән уздырылуы иде инде. Башка еллардагыдан үзгә буларак, аның быелгысы авыл мәктәбендә – республикабызның иң зур авылы булган Шәледә үтте. Бик тә күтәренке рухта, зур оешканлык белән узды, бәйге барышында конкурсантларыбызның актив эзләнү-табышларын күреп хозурландык. Алар хакында журналыбызның октябрь санында дөнья күрәчәк «Шәлене дә шаулаттык» дигән язмаданы укып белә алачаксыз.
Быелгы конкурс нәтиҗәләре белән дә үзгәрәк булды. Ник дисәгез: «Авыл укытучысы» конкурсы тарихында беренче тапкыр буларак, быел анда ир-ат мөгаллим абсолют җиңүче дип табылды. Ул – Балык Бистәсе районы Яңа Арыш урта мәктәбе укытучысы Руслан Дамир улы Нәбиуллин. Ул үзе – күпкырлы, универсаль мөгаллим: математика ,физика, информатика фәннәреннән укыта. Бу сыйфаты аның бәйгебезгә җибәргән дәрес эшкәртмәләрендә дә ачык чагылды. Әйтик, конкурсыбызның 2 нче турына ул 9 нчы сыйныфта физика һәм информатикадан «Турысызыклы тигез тизләнешле хәрәкәт вакытында күчеш» дигән темага интеграль дәрес эшкәртмәсе тәкъдим итсә (аның бу язмасы белән журналыбызның сентябрь саныннан укып таныша аласыз), 3 нче турга исә 8 нче сыйныфта физикадан «Җисемнең эчке энергиясен үзгәртү ысуллары» дигән теманы өйрәнүне алды һәм ул бу дәресен Шәле мәктәбе укучылары белән уздырды да. Шәле балалары күңеленә дә бик тә хуш килде әлеге дәресе.
Бәйгебезнең быелгы абсолют җиңүчесе Руслан Дамир улының иҗади казанышларына масскүләм мәгълүмат чаралары да игътибар итми калмады. Әйтик, ул узган атнада «Россия-1. Татарстан» телеканалындагы «Хәерле көн, Татарстан!» тапшыруының кунагы булды.

 


Таһир САБИРҖАНОВ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ