Логотип Магариф уку
Цитата:

Авыру сарыклар корбанга ярамас

Гает бәйрәменә туры китереп корбан чалдыручылар ел да артып тора. Бу максатларда Татарстанда җитәрлек күләмдә сарык бар, шәхси хуҗалыгы белән яшәүчеләрнең үзләре дә корбан чалдыруларын исәпкә алсак, б...

Гает бәйрәменә туры китереп корбан чалдыручылар ел да артып тора. Бу максатларда Татарстанда җитәрлек күләмдә сарык бар, шәхси хуҗалыгы белән яшәүчеләрнең үзләре дә корбан чалдыруларын исәпкә алсак, борчылырлык урын калмый. Ләкин  ветеринария хезмәткәрләрен бер әйбер шикләндерә: сарыклар авыру йоктырмаган булсын. «Күрше Ульяновск өлкәсендә  дуңгызлар кабат кырыла башлаган. Россиянең дистәләгән төбәгендә сарыкларга  вакцина  ясатканнар. Аларны да корбан чалырга ярый, әмма Татарстан андый терлекләрне кертүгә катгый каршы», – дип белдерде Татарстандагы Баш ветеринария  идарәсе  җитәкчесе урынбасары  Габделхак Мотыйгуллин.
Булган сарыкларны ничек корбан чалырга дигәндә, Татарстан мөфтие урынбасары Равил хәзрәт Зөфәров: «Елдагыча әзерлек чаралары күрелде, 28 июль гает намазы укыганнан алып 30 июль ахшам намазына азан яңгыраганчыга кадәр  бу изге гамәлне кылырга мөмкин. Шул максатларда  55 мәйданчык, шул исәптән Казандагы  мәчетләр янында   17 корбан чалу урыны эшләячәк. Корбан чалу – Аллаһка якынаю ул», – дип шатландырды.
Узган ел 12 мең 357 баш сарык корбан чалынганын исәпкә алсак, бу кадәрле эшне бер көндә генә башкарып чыгу мөмкин түгеллегенә инанырбыз. Корбанлыкларның быелгы бәясенә килгәндә, ул узган елгыдан артык күтәрелмәгән: сарык ите якынча 13 мең сум, сыерныкы 14 мең 500 сумга төшәчәк.
Соңгы елларда корбан чалу вакытында урыннарда биологик һәм органик калдыкларның  өелеп калуы  халыкта зур канәгатьсезлек тудыра килде. Бу эш тә хәзер җайга салынган: аларны  эшкәртү, яндыру өчен  Алабугадагы «Сария» заводына озаталар, шуның белән проблема  хәл ителә.
Иң мөһиме:  изге гамәлләрегез кабул булсын!

 Альберт САБИР

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ