Логотип Магариф уку
Цитата:

Балалар бакчалары гадәти режимда эшләячәк

Татарстанда балалар бакчалары кертелгән ял көннәрендә, 30 октябрьдән 7 ноябрьгә кадәр, элеккеге режимда эшләүләрен дәвам итәчәк. Бу хакта «Татар-информ»га ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хе...

Татарстанда балалар бакчалары кертелгән ял көннәрендә, 30 октябрьдән 7 ноябрьгә кадәр, элеккеге режимда эшләүләрен дәвам итәчәк. Бу хакта «Татар-информ»га ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
«Республиканың барлык балалар бакчалары гадәти режимда эшләячәк. Игълан ителгән ял көннәрендә мәгариф оешмаларының эше Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) ТР буенча идарәсе таләпләрен катгый үтәп оештырылачак», – дип сөйләделәр матбугат хезмәтендә.
21 октябрьдә Татарстанның оператив штабы республика Президенты Рөстәм Миңнехановка төбәктә эпидемиологик хәл турында хәбәр итте. Ял көннәрен 23 октябрьдән кертмәү турында карар кабул ителде.
Шул ук вакытта Россия Президенты Владимир Путин Указы нигезендә, 30 октябрьдән 7 ноябрьгә кадәр барлык төбәкләрдә дә, хезмәт хакын саклап, эшләми торган көннәр дип игълан ителде.
30 октябрьдән 7 ноябрьгә кадәр ял көннәрен керткәндә, өзлексез циклны оештыра торган предприятиеләр һәм оешмалар, тормыш эшчәнлеген тәэмин итә торган предприятиеләр һәм оешмалар, дәүләт һәм муниципаль хакимият органнары, КФҮ, мәгариф учреждениеләре эшләрен дәвам итәчәк.
«Татар-информ» материалы буенча

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ