Логотип Магариф уку
Цитата:

Балалар язучылары Резеда һәм Лилия Фәрхетдиновалар мәктәп китапханәсенә китапларын бүләк иттеләр

15 март көнне Әлмәт шәһәренең​ муниципаль бюджет гомуми белем​ бирү ” Татарстан нефтенә 70 ел исемендәге 25 нче гомуми урта белем бирү мәктәбе”​ укучылары янына танылган балалар язучылары, Татарстан Я...

15 март көнне Әлмәт шәһәренең​ муниципаль бюджет гомуми белем​ бирү ” Татарстан нефтенә 70 ел исемендәге 25 нче гомуми урта белем бирү мәктәбе”​ укучылары янына танылган балалар язучылары, Татарстан Язучылар берлеге әгъзалары, Р.Төхфәтуллин исемендәге премия лауреатлары апалы- сеңелле Фәрхетдиновалар килде. Очрашуга башлангыч мәктәп укучылары бик нык әзерләнгән.​ Алар Лилия Фәрхетдинованың ” Аю баласы Аюкайның туган көне”- “День рождения Мишутки”-“Baby Bear’s Birthday” әкиятен өч телдә сәхнәләштереп күрсәттеләр,​ Резеда Фәрхетдинованың​ ел фасылларына​ багышланган шигырьләрен сәнгатьле итеп сөйләделәр, “Балачак җыры”​ халыкара конкурсында җиңгән “Светофор” җырын җырладылар.​ Балалар язучы апаларының китапларын укып,​ әсәрләренә рәсемнәр дә ясап, күргәзмә оештырганнар.​ ​ Лилия​ һәм Резеда Фәрхетдиновалар китап сөюче нәни дусларының сорауларына җавап биргәч, үз әсәрләрен укыдылар, мәктәп китапханәсенә китапларын бүләк иттеләр. Мәктәп директоры Сәгъдиева Гөлнара Нил кызы,​ ​ китапханәче Гөлнара Низамова, башлангыч укытучылары, укучы балалар килгән язучыларга рәхмәт белдерде. Ахырдан барысы бергә истәлеккә күмәк фотога төштеләр.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ