Логотип Магариф уку
Цитата:

Точмачлы жюльен (жульен)

Кирәкле әйберләр

250–300 грамм гөмбә
250 грамм пешкән тавык ите
1 суган
50 грамм атланмай
250 грамм каймак
1 стакан сөт
2 аш кашыгы он
200 грамм сыр
макарон
Әзерләү:
Иң элек соус әзерлибез: атланмайны эретеп, шуңа он һәм сөт өстибез. Точ, борыч сибәбез, каймакны салып болгатабыз. Соус кайный башлауга, сүндереп куябыз.
    Сыек майда суганны, гөмбәне һәм тавыкны кыздырып алабыз. Тоз һәм борыч өстәргә онытмыйбыз. Макаронны пешереп әзерләп куябыз.
    Табага яисә формага түбәндәге тәртип белән салабыз: иң аска бераз соусны, аңа гөмбәле катнашманы, аңа макарон, кабат гөмбә, соус һәм иң өскә сыр уабыз. Духовкада 30 минут пешә.

Материал, фото: Чулпан Филиппова, хуҗабикә

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ