Логотип Магариф уку
Цитата:

Баланы мәктәпкә җыю күпмегә төшә?

Яңа уку елына санаулы көннәр генә калып бара. Ата-аналар балаларын мәктәпкә хәстәрләү, кибеттән кибеткә йөреп  мәктәп өчен кирәк-яраклар алу кебек мәшәкатьле эшләр белән мәшгуль. Иң зур йөк &nbsp...

Яңа уку елына санаулы көннәр генә калып бара. Ата-аналар балаларын мәктәпкә хәстәрләү, кибеттән кибеткә йөреп  мәктәп өчен кирәк-яраклар алу кебек мәшәкатьле эшләр белән мәшгуль. Иң зур йөк  беренче сыйныфка барган бала  ата-анасына төшә.  Чөнки  баштанаяк баланы киендерергә, ел буена җитәрлек  дәфтәрләр, пеналлар, ручка-карандашлар  алырга, матур, сыйфатлы кием-салымнар сатып алырга кирәк. Моннан ике ел элек бер баланы 10–12 меңгә җыю мөмкин булса, хәзер бәяләр чагыштырмача үзгәрде, чыгымнар артты.  Бер малай яки кызлар күлмәге алам дисәң, иң кимендә, бер мең тәңкәңне әзерлә... Ә барлык кирәк-яраклар өчен күпме түләргә кирәген чамаларга була. Баланы мәктәпкә җыюның күпмегә төшкәнен әти-әниләрдән белештек.
«ТНВ» телеканалы алып баручысы  Фәйрүзә  Мәҗитова уку елы тәмамлануга ук хәстәрен күргән.  «Балаларны мәктәпкә җыюны без быел майда ук башладык. Дәфтәрләрне дә уку елы бетүгә алдык,   кәгазьгә кытлык була башлагач, сентябрьгә калмавы да бар дип борчылдым.  Быел кече кызым 2 нче, олысы 6 нчы сыйныфка бара. Портфельләрне онлайн-кибеттән сатып алдык. Алганда сыйдырышлы, чыдам һәм җиңел булуына игътибар итәм. Канцтоварларны да  интернет-кибет аша гына алабыз. Бик уңайлы. Әле аяк киемнәре аласы бар. Формалар алынмаган. Балалар лагерьда,  август ахырында гына кайта»,  – ди Фәйрүзә.« Балаларны 1 сентябрьгә әзерләүгә якынча күпме акча сарыф иттегез?»  – дип кызыксынам аннан.
«Ике балага портфель  өчен биш мең  түләдем. Канцтоварлар тулаем алганда 3 меңгә чыкты.  Өс  киемнәре, колготки,  аяк киемнәренә 15 мең тирәсе кирәк булыр дип уйлыйм. Мәктәп формасы узган елгысы таман әле», – диде ул.
Җырчы Ләйсән Гыймаева, берсеннән-берсе талантлы ике кыз үстерә. Әле кайчан гына "Яшьлегем чишмәләре" җырын җырлап таныла башлаган чагы иде. Бүген инде кызы Таңсылу унберенче сыйныфка бара икән. Уртанчы кызы Зифа җиденче сыйныфка күчкән. "Киемнәр караштыра башладык. Зифага бар әйберне алдык. Кайбер кибетләр ябылгач, җайсызрак та булды. Ияләшкән идек. Базарларга да, зур сәүдә үзәкләренә дә йөрдек. Форма алдык. Күпмегә төшкәнен әйтә алмыйм әлегә, шактый әйбер аласы бар. Сентябрь башлангач та алырга була. Сыйфатлы әйберләргә өстенлек бирәбез», – ди җырчы.
Кукмарада яшәүче өч бала анасы Илүзә Әкбированың кече улы беренче сыйныфка, икенче улы икенче сыйныфка барырга әзерләнә. Быел балаларны мәктәпкә кирәк-яракларны тупларга әбиләре ярдәм иткән. Яраткан оныкларына мәктәп формалары, рюкзаклар, канцтоварлар җыелмасы, чалбарлар, футболкалар, күлмәкләр, спорт аяк киемнәре һәм костюм, ветровкалар  алган.  «Мәктәп формасының бәясе 3500 тора. Канцтоварлар җыелмасы мең сумга якын.  Интернет-кибет аша заказ биргәнгә күрә, барысы да кайтып җитмәде. Оныкларны ярату 30 меңгә төшкәндер якынча» –  ди Илүзә шаяртып. Сүзен дәвам итеп: «Хәзер танышларым күп әйберләрне онлайн-кибет аша алырга гадәтләнде. Алай очсызрак, вакытка экономия ясый. Шимбә район мәдәният үзәгенә чакырдылар. "Бердәм Россия" партиясе вәкилләре беренче сыйныфка баручы сәламәтлеге чикле балаларга портфель өләшәчәк. Минем улыма да бирәчәкләр", –  диде ул.
Экономлы, иренми торган, күзәтүчән ата-аналар күп әйберләрне акция буенча ала. Казаннан Эльвира Габдулҗанова да шулай эшли. Аның кызы быел  9 нчы сыйныфка бара.  «Дәфтәрләрне алдан ук «Ашан» кибетеннән акция буенча 5 сумнан алдым.  Берничә ел элек тышлыклар алып куйдым, әле дә кулланалар. Күптән түгел кызга сарафан, пиджак, блузка алдым. Өч әйбергә 7 мең  сум акча калдырдым кибеттә. Әле аяк киеме, чалбар аласы бар», – ди уфтанып. Уфтанырлык та, бала киемнәре олы кеше киеме  бәяләреннән әллә ни аерылмый бит.
Беренче сыйныфка баручы балалар өчен мәктәп формасын нинди бәядән алырга була? Казан шәһәренең «XL»  саүдә үзәгендә бәяләр белән кызыксындым. Малайлар күлмәге 500 –1200, мәктәп формасы 2500–3000,  галстук  250, каеш 250 сум тора. Кызлар өчен сарафанны 1500, блузканы 1200 сумнан алырга була.  Аяк киемнәренең якынча бәясе 1100 сумнан алып 2100 сумны тәшкил итә.  Киемнәрнең сыйфатына килгәндә, алар Мәскәү фабрикасында тегелә.
Узган ел  Владимир Путин указы нигезендә  6–18 яшьлек балалары булган гаиләләргә уку елы башлануга яңа бер тапкыр бирелә торган түләүләр  ата-аналар чыгымнарын шактый киметкән иде. Быел мондый түләү булачакмы – әлегә билгесез.
 

Таңсылу ГАБИДУЛЛИНА


 
 
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ