Логотип Магариф уку
Цитата:

Беренче сыйныфка балаларны кабул итү мәсьәләләре буенча “кайнар линия” ачылды

1 апрельдән балаларны беренче сыйныфка кабул итү кампаниясе старт ала, шуңа бәйле рәвештә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаментынд...

1 апрельдән балаларны беренче сыйныфка кабул итү кампаниясе старт ала, шуңа бәйле рәвештә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаментында ата-аналар һәм гомуми белем бирү учреждениеләре өчен "кайнар линия" ачылды.
Сораулар буенча эш көннәрендә (дүшәмбедән җомгага кадәр) 9:00 дән 18:00 сәгатькә кадәр, төшке аш 13.00 дән 14.00 сәгатькә кадәр, 8(843) 237-75-15, 8(843) 237-76-35, 8(843) 237-75-05 телефоннарына шалтыратырга мөмкин.
Элек хәбәр иткәнебезчә, беренче сыйныфка кабул иткәндә быел дәүләт хезмәтләре порталы аша онлайн гариза бирү мөмкинлеге барлыкка килде. Шул ук вакытта традицион ысуллар да сакланып калды. Документларны учреждениегә барып тапшырырга, шулай ук аларны мәктәпнең электрон почтасына яки почта хезмәте аша җибәрергә мөмкин.
Беренче сыйныфларга кабул итү ике этапта: 1 апрельдән 30 июньгә кадәр - мәктәпкә беркетелгән территориядә яшәүче, шулай ук укырга өстенлекле хокукы булган балалар өчен; 6 июльдән 5 сентябрьгә кадәр  башка районнардагы балалар өчен үткәрелә, дип хәбәр ителә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты сайтында.

Фәния Лотфуллина

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ