«Без срока давности» Бөтенроссия конкурсы

8-11 нче сыйныф укучылары һәм көллият студентлары Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы үткәргән «Без срока давности » Бөтенроссия тикшеренү проектлары конкурсында катнаша ала.

«Без срока давности » тикшеренү проектлары конкурсының төбәк этабы 2023 елның  1 мартыннан  старт алды һәм 15 апрельгә кадәр дәвам итәчәк. Ә федераль этабы 16 апрельдән 31 майга кадәр узачак.

1 октябрьдән 15 октябрьгә кадәр узачак тикшеренү проектлары фестивале иҗади ярышның финалы булачак. Аның нәтиҗәләре буенча җиңүчеләрне һәм призерларны билгеләячәкләр, ә финалистларның тикшеренү проектлары конкурс сайтында бастырылачак электрон җыентыкка керәчәк.

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован.