Логотип Магариф уку
Цитата:

Бездә шигырь белән сөйләшәләр

Әсән авылы – чичәннәр авылы. Һәр ике кешенең берсе шигырь яза, бәет, мөнәҗәт чыгара, җыр иҗат итә торган авыл ул. Үзем үскән, берьяклы, унике генә йорттан торган урамны алсак та, бик кызыклы хәлгә тап...

Әсән авылы – чичәннәр авылы. Һәр ике кешенең берсе шигырь яза, бәет, мөнәҗәт чыгара, җыр иҗат итә торган авыл ул. Үзем үскән, берьяклы, унике генә йорттан торган урамны алсак та, бик кызыклы хәлгә тап булабыз. Иң элек безнең урамда мәшһүр Шәехзадә Бабич туып үскән. Аның рухын, гипнозын кечкенәдән тоеп яшәдем. Мин генәме икән?! Безнең уң як күршедә ат башы хәтле герләрне чөеп уйный торган беләкле Фидан абыйга «шигырь җене» кагылган иде. Шигырьләр белән шыплап тулган амбар кенәгәләрен миңа укырга бирә иде ул. Сул якта, бер йорт аша, Шакир бабай тора. Урам малайлары аны «Ак бабай» дип йөртәләр. Бик күп халык җырлары белә иде Ш.Бабичның бу шәриктәше. Ат көткәндә, үзе гармун уйнап, кушылып җырлап, авыл малайларын шаккатыра иде ул. Тагын да арырак – Зиннәт чичән йорты. Һәрвакыт көләч бу абый гел шигырь белән сөйләшә. Мәсәлән, газ өләшүче Гаязның кайдалыгын гади тел белән генә белешмичә, очраган бер кешедән: «Җирдән очкан спутниклар хәзер Айларда микән? Газлар бетте, Гаяз кирәк, Гаяз кайларда икән?» – дип, шигырь-такмак белән сораша башлый ул.
Минем өйдә дә шагыйрь бар. Әнием. Ул – мөнәҗәтләр, сагышлы җырлар остасы. Сүзләрен дә, көен дә үзе иҗат итә. Аның шигырь-җыр калыплары күңелемә кечкенәдән үк кереп урнашты булса кирәк.
Хәзер уйлыйм: бу чичәнлекнең сере кайда соң? Дөрес. Мәктәптә. Әсән мәктәбе Бабичлар чорыннан ук шигъри традицияләре белән данлыклы.
ХХ йөзнең 60–70 нче еллары – татар шигъриятенең алтын чоры. Нәкъ шул елларда мәктәптә «Романтика» дигән атаклы әдәбият түгәрәге эшли башлады. Аның җитәкчесе – Ганс Фәтхелбаян улы Хәкимов. Старостасы – бүгенге көндә Башкортстан Язучылар берлеге әгъзасы, танылган татар шагыйрәсе Фәния Сәетгәрәева-Габидуллина. Идеологлары – татар теле һәм әдәбияты укытучысы Оля апа Янгирова белән рус теле һәм әдәбияты укытучысы Роза апа Гариповалар. «Бригантина» дигән кулъязма журнал даими чыга. Кичәләр уза, әдәби бәйгеләр оештырыла, хәтта премияләр бирелә...
Әсән мәктәбендәге әдәби мохитнең формалашу ысуллары бик үзенчәлекле иде. Мәктәптә әдәбият укытучылары бик еш балалардан шигырьләр, чәчмә әсәрләр яздыралар иде.
Оля апа, дәрестә берәр шагыйрьнең иҗаты белән танышканда, шушы шагыйрь стилендә шигырь яздырып карый. Дүрт кенә юллык булса да! Еш кына берничә шигырь юлы әйтеп, аларны дәвам итәргә куша. Һәм ул, бу биремнәрне темага зыян китермичә, үз ихтыярын укучыга көчләп такмыйча, табигый рәвештә эшли иде. Һәрхәлдә, бу күнекмә миңа шигырь төзелешен, шигъри стильне аңларга бик ярдәм итте.
Чын-чынлап иҗат белән әсәнлеләр 7–8 нче  сыйныфларда шөгыльләнә башлыйлар. Алар инде турыдан-туры «Романтика» иҗат түгәрәгенең төп әгъзалары булып китәләр. Бу түгәрәк иң халыкчан, демократик оешмаларның берсе булгандыр. Шәхеслек үз фикереңне әйтә белүдән башлана. Ә бездә амбицияләр чамадан тыш иде. Шундый бер утырыш хәтеремдә калган. 60 нчы  елларда Казанда баш калкыткан яңа шагыйрьләр буыны хакында иде сөйләшүебез. Бу очрашудан бик авыр хисләр белән кайтканымны хәтерлим. Ирекле, хөр шигырь дә күңелемә бик якын, моңлы традицион шигырь дә бик кадерле.
Юаш булуым аркасында (тыйнаклыкның бер катнашы да юк), башкалар күзенә керергә бик тырышмый идем. Мәктәп орбитасында «йолдыз» булып танылуым В. Маяковскийның кайсыдыр юбилеена багышланган кичәдән башланды. Бервакыт калын гына «Шигырьләр дәфтәре»м үзебезнең класс кызлары кулына төшкән. Алар аны, сер итеп саклый алмыйча, рус әдәбияты укытучысы Роза апа Гариповага күрсәткәннәр. (Аның кызы Светлана минем классташым да бит әле!)
Кичә башланып китте. Маяковский иҗаты белән бәйле өлеше тәмамлангандыр, күрәсең, бервакыт залда минем шигырьләр яңгырый башлады. Аңыма килергә өлгергәнче, Роза апабыз бу шигырьләрнең авторы хакында сөйләргә кереште: «Безнең дә үз Маяковскиебыз бар. Һәм без ышанабыз: ул киләчәктә, зур шагыйрь булып танылачак. Хәзер аңа сүз бирәбез...»
Мин ярты үлеп чыктым бу кичәдән, әмма «шагыйрь» булып чыктым. Шуннан соң, үсенеп  китеп, «Яшь ленинчы» газетасына шигырьләремне юлладым, алар анда басылды. Ул арада мәктәптә Ш. Бабич исемендәге әдәби премия  хакында игълан ителде, мин аның беренче лауреаты булдым. Ниһаять, Казанга китү хакында уйлана башладым...

Галимҗан Гыйльманов

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ