Логотип Магариф уку
Цитата:

Бизнес ачарга 250 мең сум акча алырга мөмкин

Россиялеләрнең үз бизнесларын ачу өчен, социаль килешү төзеп, 250 мең сум күләмендә акча алу мөмкинлеге бар. РФ хезмәт һәм социаль яклау министры урынбасары Ольга Баталина «Российская газета...

Россиялеләрнең үз бизнесларын ачу өчен, социаль килешү төзеп, 250 мең сум күләмендә акча алу мөмкинлеге бар. РФ хезмәт һәм социаль яклау министры урынбасары Ольга Баталина «Российская газета»га биргән интервьюсында шулай дип белдерде.
«Бу — башлангыч капитал. Аңа, мисал өчен, өс һәм аяк киемнәре тегү һәм ремонтлау буенча гаилә остаханәсе ачарга мөмкин. Яки бу акчага зур булмаган кондитер цехы төзеп була. Кемдер чәчтарашханәгә җиһазлар сатып алырга мөмкин», — дип искәртте ул.
Министр урынбасары сүзләренчә, авыл кешеләренең әлеге акчага теплица төзү, терлек яки кош-корт, авыл хуҗалыгы техникасы (һ.б.) сатып алу мөмкинлеге бар.
Быелдан социаль килешү буенча шәхси ярдәмче хуҗалыкка ярдәм итү өчен акча алырга да була. Бу очракта аның күләме азрак — 100 мең сум тәшкил итә. Өстәвенә, аны алучы кеше үзмәшгуль буларак теркәлергә тиеш, диде Баталина.
Чыганак: Татар-информ

Фото: pixabay

 
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ