Логотип Магариф уку
Цитата:

Блогер буласым килә!

«Гаилә һәм мәктәп» журналы кабат кунаклар кабул итте. Кемнәрне дисезме? Виртуаль дөньяда популярлык казанган татар блогерлары!Журнал кысаларында әлеге очрашуның блогерлык шөгыле белән бала тәрбиясе ар...

«Гаилә һәм мәктәп» журналы кабат кунаклар кабул итте. Кемнәрне дисезме? Виртуаль дөньяда популярлык казанган татар блогерлары!
Журнал кысаларында әлеге очрашуның блогерлык шөгыле белән бала тәрбиясе арасындагы бәйләнешкә багышлануы аңлашыла анысы. «Балам туса, «подписчикларым» белми дә калырга мөмкин, тормышымның 5 процентын гына яктыртам бит», – дип шаккаттырды 119 мең подписчигын еллар буе саклап кала алган Ринат Галиәхмәтов. Әй лә, @tatar_malay!
Ә 6 нчы сыйныфта гына укучы Алейна Каракылыч @aleyna_karakylych исә җәй буена 30 китап укып чыгуы өстенә блогында шул әсәрләргә күзәтү дә алып бара. Кунакка чакырылган блогерлар арасында @iluzyshka_tamlyshka, @marsianka_gu, @tatarcha_psihologiya, @gulzar_valiyeva кызыклы фикерләрен җиткерде.
Балагыз блогер булам дип хыяллана башлана икән, «Гаилә һәм мәктәп» журналының октябрь санын укымый калмагыз!

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ