Логотип Магариф уку
Цитата:

Бөтендөнья татар конгрессы «Ислам нуры-мәчетләрдә» дигән конкурста катнашырга чакыра

Бөтендөнья татар конгрессы «Ислам нуры-мәчетләрдә» дип исемләнгән конкурс игълан итә. Бәйге 11 апрельдән 15 майга кадәр дәвам итәчәк. Җиңүчеләр 21 майда игълан ителә.Бәйге Идел буе Болгар дәүләтендә и...

Бөтендөнья татар конгрессы «Ислам нуры-мәчетләрдә» дип исемләнгән конкурс игълан итә. Бәйге 11 апрельдән 15 майга кадәр дәвам итәчәк. Җиңүчеләр 21 майда игълан ителә.
Бәйге Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгына багышлана. Максаты – ислам дине тарихын, татар халкы тормышында аның тоткан ролен яктырту. Ата-бабаларыбыздан килгән мирас һәм гореф-гадәтләребез нигезендә ислам динен таратучы имамнар хакында халыкка җиткерү. Мәчетләр тарихын барлау.
Конкурс төрле яшь категорияләрендә уза:

  • 10 – 14 яшькәчә;

  • 15 – 20 яшькәчә;

  • 21 яшьтән өлкәнрәкләр.


Катнашучылар “Конкурс номинациясе” шартларына туры китереп,  ВКонтакте социаль челтәрендә "Ислам нуры -мәчетләрдә" бәйгесе төркемендә бер язма эчендә мәчетнең тарихы, хәзерге эшчәнлеге турында кызыклы, мәгълүмати текст белән бергә 3-10 фото урнаштырырга тиеш. Язмада катнашучының исем-фамилиясе, яше, кайдан булуын күрсәтү төп шарт.
Конкурска тәкъдим ителүче хезмәтләрдә инша формасында язылган тулы язма булырга тиеш. Мәчетнең тарихы, бүгенге эшчәнлеге турында язу шарт. Фотолар 3 тән дә ким булмаска тиеш. Катнашучы үзе турында тулы мәгълүмат куя. Исем-фамилиясе, яше һәм яшәү урыны билгеле булмаса, конкурска килгән эш төшеп кала. 
Конкурсның нигезләмәсе белән Конгресс сайтының Рәсми басма сәхифәсендә таныша аласыз.

Фото: https://msbpartner.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ