Логотип Магариф уку
Цитата:

Быел Татарстанда 12 остаханә төзеләчәк

Россия Президенты Владимир Путин тәкъдиме белән илкүләм проектлар гамәлгә ашырыла. Алар «Кеше капиталы», «Тормыш өчен уңайлы мохит» һәм «Икътисади үсеш» дигән тармакларны үстерүне күздә тота.Шуңа нисб...

Россия Президенты Владимир Путин тәкъдиме белән илкүләм проектлар гамәлгә ашырыла. Алар «Кеше капиталы», «Тормыш өчен уңайлы мохит» һәм «Икътисади үсеш» дигән тармакларны үстерүне күздә тота.
Шуңа нисбәтле рәвештә «Мәгариф» илкүләм проекты буенча гамәлгә ашырыла торган «Яшь профессионаллар» федераль проекты буенча 2019 –2021 елларда Татарстандагы унбер һөнәри белем бирү оешмасында барлыгы 52 остаханә булдырылган иде. Кабинетларга ремонт ясау һәм заманча уку-укыту, лаборатория һәм җитештерү җиһазлары алуга 522 млн. сум тотылды.
Быел исә республикабыздагы көллият һәм техникумнарда белем алучы студентлар өчен тагын 12 остаханә төзеләчәк. Моның өчен «Яшь профессионаллар» федераль проекты кысаларында 62 млн. сум бүлеп бирелә.
Остаханәләр Бөгелмә төзелеш-техник көллияте, Казандагы А.П.Обыденнов исемендәге автотранспорт техникумы, Казан радиомеханика көллияте, Лаеш техник-икътисад техникумы, Чаллы политехник көллияте һәм Тәтеш дәүләт гражданнарны яклау көллияте базасында булдырылачак.
Анда студентлар «Мәгълүмати һәм коммуникацион технологияләр», «Транспортка хезмәт күрсәтү һәм логистика», «Сәнәгать һәм инженерлык технологияләре», «Социаль өлкә» кебек юнәлешләрдә белем алачак.  
Махсус урта белем белем бирү проектларына бәйле тагын бер яңалык.
Татарстанда креатив киңлекләр ясау буенча ике проект эшләнә. Аларның берсе Арчада булачак. Анда традицион күн промыселы булдыру планлаштырыла. (Ни дисәң дә, заманында Арча милли аяк киемнәре фабрикасы җитештергән товарлар белән дан тоткан төбәк бит ул!) Ә Әлмәттә анимация һәм музыка мәдәнияте белән бәйле мәйданчык ясау күздә тотыла.  
Аерым алганда, Әлмәттәге күп профильле көллият базасында традицион музыка коралларын җитештерүне җайга салу күздә тотыла.  

Таһир САБИРҖАНОВ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ