Логотип Магариф уку
Цитата:

Бюджетка эләгәсең килсә – ашык!

КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтын, бигрәк тә аның Габдулла Тукай исемен йөрткән милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбен татар милләтенең замана шәхесләрен тәрбияләү чишмәсенә т...

КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтын, бигрәк тә аның Габдулла Тукай исемен йөрткән милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбен татар милләтенең замана шәхесләрен тәрбияләү чишмәсенә тиңләр идем. Аларга нинди абитуриентлар килер дә, кайсылары студент итеп кабул ителеп, дүрт-биш елдан язмышын татар милләтенә хезмәт итүгә багышлар? Бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында 2021 елгы кабул итү кампаниясенең уздыру үзенчәлекләренә багышланган матбугат конференциясендә күңелемне шушы сорау бимазалады.
Бу институтта да абитуриентлардан документлар кабул итү, һәркайдагыча, 20 июньнән башланган. Быел, узган елдагыдан аермалы буларак, документларны, электрон-дистанцион форматта тапшырудан тыш, КФУның башкалабыздагы Кремль урамы 35 нче йорт адресы буенча урнашкан кабул итү комиссиясенә үзең үк килеп тапшыра аласың. Югары мәктәпнең бакалавриатына студентлар ике уку программасы буенча кабул ителә: беренчесе – татар теле һәм әдәбияты + инглиз теле укытучылары. Боларына уку срогы – 5 ел, 25 бюджет урыны бүлеп бирелгән. Икенчесе  – татар теле һәм әдәбияты + журналистика. Монысында уку срогы – нибары 4 ел. Узган ел 23 бюджет урыны бирелгән булса, быел беркадәр артыграк – 25 урын. Һәр икесендә дә рус теле һәм җәмгыять белеменнән БДИ нәтиҗәләренә карап кабул ителәчәкләр. Аларга өстәп, абитуриентлар татар теле һәм әдәбиятыннан керү имтиханы да тапшырырга тиешләр. Шуңа да әгәр дә бюджет хисабына дүрт-биш ел дәвамында бушлай укырга җыенганнар 10 июльгә кадәр документларын кабул итү комиссиясенә тапшырып өлгерергә тиешләр. Имтиханны 15 июльдә бирәчәкләр.Чөнки өстәмә өченче имтиханыңны тапшырасылары бар. Әгәр дә өлгермисең икән – түләүле бүлеккә өмет итә аласың. Анысында иң арзаны дигәнендә дә бер елга 132 мең сум түләргә туры киләчәк. Яңа уку елында бу институт беренче курска 1134 студент кабул итәргә җыена. Шуның 460 ы – бюджет урыннары.
                Таһир САБИРҖАНОВ

фото: pixabay

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ