Логотип Магариф уку
Цитата:

Чәчне дөрес юасызмы?

Хөрмәтле хатын-кызларыбыз һәм дә мөхтәрәм ир-егетләр! Чәчне юу гадәти күренеш булса да, төптәнрәк уйласак, бу гамәлнең дә безгә билгесез яшерен серләре бар. Шунысы сөендерә: матурлык өлкәсе алга бару...

Хөрмәтле хатын-кызларыбыз һәм дә мөхтәрәм ир-егетләр! Чәчне юу гадәти күренеш булса да, төптәнрәк уйласак, бу гамәлнең дә безгә билгесез яшерен серләре бар. Шунысы сөендерә: матурлык өлкәсе алга бару сәбәпле, күп кенә җитешсезлекләр уңай борылыш ала. Без үз юнәлешебезне табабыз.
Бүген әйтер сүзем вәгазь дә, әкият тә түгел. Ә чынбарлык, чөнки үзем нәкъ шулай эшлим.
Чәчләрне шампунь белән юар алдыннан 10 минут су белән юешләп торам. Мин бары сульфатсыз шампуньнар гына кулланам.
Чәчне атнасына бер яки ике мәртәбә юган очракта, шампунь куллану киңәш ителә. Әлеге шартны үтәсәң озак кына чиста-пөхтә йөрергә мөмкин. Шулай ук бальзам, кондиционер белән дуслыкны ныгыту бары уңай нәтиҗәләргә генә китерәчәк.
Шәхсән мин соңыннан чәчне салкын су белән чайкап алырга яратам. Моның өстен якларына килгәндә, тәгаен шуны әйтер идем: ул чәч бөртеген шомарта, ялтырата һәм дә тыгызлата. Аеруча бөдрә чәчләрнең холкына уңай тәэсир итә. Чәч төзелеше ныгып, тыгызланып, ул тулаем сикертмә пружиналарны хәтерләтә. Үзем бөдрәләр хуҗасы булганлыктан, моны ышандырып әйтә алам.
Ваннадан чыкмый гына юеш башка чәч мае, чәч кремы сөртүнең дә зыянын күрмим. Бу очракта мамык сөлгене үзегездән ераграк тотыгыз. Чөнки ул дымны бик тиз киптереп ала. Ә бит күпләр, нәкъ менә, чәчнең корылыгына, чуалуына, очлары тармаклануга, сынучанлыгына зарлана. Кыш көне чәч магнитлана башлый, чөнки аңа дым җитми. Ягулык сезоны башланып, батареяларга җылы килгәннән соң, һәр тере күзәнәкне коточкыч сусау баса. Аны киметү өчен мамык сөлгегә алмашка микрофибра тукыма кулланырга мөмкин. Болар берәр сәгатьтән чәчтәге артык дымны сеңдереп бетерә. Чәч кибә, әмма корымый. Менә шундый гамәлләрдән соң, минем бөдрәләрем дә икенче сулыш алып, күркәм кыяфәткә керә.
Илназ Кадыйровтан Кыйпылчыклар
Миңа чәч кистерергә һәм прическа ясатырга бик күп күркәм кешеләр йөри. Алар арасында кореялеләр дә бар. Җыелып килеп керәләр дә үзләреннән соң ниндидер җылылык калдырып китәләр. Беркөн әтиле-уллы ике кореяле салоныбыз ишеген шакыды. Даими кунакларым икән. Алар белән ишарәләр, кыска җөмләләр белән аралашырга күнектек инде. Иң әүвәл тәрҗемәче – бик мөлаем татар кызы Лилия алып килеп таныштырган иде үзләре белән. Ул корея кешеләренә үз туган телләрендә аңлата, ә миңа, әлбәттә, сөекле татар телемдә тәрҗемә кыла. Миңа, телләребез бик охшаш булмаса да, музыкабыз охшаш кебек тоела. Менә шулай якын дусларга әйләндек.
Соңгы очрашу әйтеп бетермәслек ихласлык, самимилек, тәрбиялелек, ярату күренеше булып күңелемә уелды. Әти кешенең чәчен кискән арада улы бер ун минут чамасы телефонында актарынды. Ниндидер максатчан, эшлекле эзләнү иде кебек ул. Улы дисплейны гел әтисенә китереп күрсәткәләп торды. Шуннан нидер укып аңлаштылар да үзара сөйләшүгә күчтеләр. Бу әңгәмәнең көчле мәхәббәт, кадер, әхлаклылык дулкыннарында баруын тоеп, ата белән ул арасындагы җылы һәм ихтирамлы мөнәсәбәткә ис-акылларым китте. Ярты сәгатьтән артык вакыт эчендә салоныбызда бер-берсенең күз нурларын очкынландырырлык мәгънәле сүз, ярату яңгырап торды. Тезелеп киткән җөмләләрнең ни аңлатканың, әти һәм улның нәрсә турында гәпләшкәнен белмәсәм дә, әлеге күренеш минем җанымда шатлык, сабыйларча, юк әтиләрчә, юк кешеләрчә сөюнү халәте уятты. Бик җиңел, ихлас, каршылыкларсыз сөйләште алар. Ата кешенең йөзендә бер грамм каш җимерү, каршы төшү, канәгатьсезлек чагылмады. Гел елмаеп утырды ул. Егерме яшьлек улы, хәтта, балаларча кыланчыкланып та алды кебек. Мин аларны сокланып, моңлы җыр тыңлаган кебек күзәттем. Нинди гүзәл мәхәббәт мизгеле. Аларга кызыгып, эчтән генә уйлап куйдым: без дә балаларыбыз белән нәкъ шулай аралашабызмы соң? Әллә инде буш вакыт чыккан саен телефоннарыбызга багынып, аларны күрмәмешкә салышып утырабызмы? Үзем дә күп очракта әнә шул кара шакмакка мөкиббән китәм. Ә сабыйларыбыз безнең игътибарны көтә. Безнең белән аралашуга, тәрбия гамәлләребезгә сусап яши алар. Борынгылар ни чәчсәң, шуны урырсың дип юкка гына әйтеп калдырмаганнар бит. Киләчәкне, картлыкны шау чәчәкләргә төреп каршы алу балаларыбыз күңеленә без бүген салган орлыкларга бәйле!
Илназ КАДЫЙРОВ,

Чәчтараш-стилист

 
 
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ