Логотип Магариф уку
Цитата:

Диләрә Илалетдиновадан киптерелгән помидор рецепты

Помидорны 4-5 сәгать киптерергә кирәк булачак.Җырчы Диләрә Илалетдиновадан кипкән помидор (валеный помидор) рецептын тәкъдим итәбез.Бу ризыкны әзерләү өчен уртача яки ваграк помидорларны алырга кирәк....

Помидорны 4-5 сәгать киптерергә кирәк булачак.
Җырчы Диләрә Илалетдиновадан кипкән помидор (валеный помидор) рецептын тәкъдим итәбез.
Бу ризыкны әзерләү өчен уртача яки ваграк помидорларны алырга кирәк. Табага пергамент кәгазе җәяргә һәм икегә киселгән помидорларны тезеп чыгарга кирәк. Помидор өстенә тәмләткечләр (Итальянские травы) яки тоз, шикәр комы, борыч сибәргә мөмкин.
170 градуска кадәр кызган духовкада 10 минут тотарга, аннары температураны 100 градуска кадәр төшерергә һәм 4-5 сәгать киптерергә.
Помидорлар коры түгел, ә йомшак булырга тиеш.
Аннары стерильләштерелгән банкаларга помидор кисәкләрен тутырырга, сарымсак, җылы зәйтүн яки үсемлек мае салып тимер капкачын ябып куярга.
Мондый помидор алты ай саклана.
Табынга балык һәм кош ите белән бирергә була. 
Чыганак: Интертат.ру

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ