Логотип Магариф уку
Цитата:

 «Дзержинец»та  яшь инспекторлар ял итә

Югары Ослан районындагы Яр буе Моркваши авылы янында урнашкан «Дзержинец» балалар лагеренда «Шәһәр иминлеге» профиль сменасы старт алды. Лагерьны ачу буенча җыелган тантаналы линейкага республиканың б...

Югары Ослан районындагы Яр буе Моркваши авылы янында урнашкан «Дзержинец» балалар лагеренда «Шәһәр иминлеге» профиль сменасы старт алды. Лагерьны ачу буенча җыелган тантаналы линейкага республиканың барлык районнарыннан 200дән артык яшь юл хәрәкәте инспекторлары җыелган иде.
Татарстан байрагын балалар колга янына виртоуз рәвештә велосипедлар озатуында чыгардылар. Яшь инспекторлар алдында ЮХИДИ идарәсе башлыгы урынбасары, полиция полковнигы Алексей Пономарев һәм  «Юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт бюджет учреждениеседиректорының беренче урынбасары Әнәс Адыев  чыгыш ясады. Спортчы каратистлар көрәш алымнарын күрсәттеләр. Вожатыйлар конкурсларда көч сынашачак үсмерләрне дә ачыкларга өлгергәннәр.  «Дзержинец» сәламәтләндерү лагеренда  профиль сменасы 21 августка кадәр дәвам итәчәк. Ял итүчеләрнең барысы да  «Имин тәгәрмәч» бәйгесенең район этабында җиңгән мәктәп укучыларыннан гыйбарәт иде.
                                                                                     Ирек НИГЪМӘТИ

Фотографии взята из соц. сети детского лагеря «Дзержинец»

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ