Логотип Магариф уку
Цитата:

ЕГЭ егып салмасмы?!

Язмабызны шулай дип исемләвебезгә гаҗәпләнәсе дә юк шикелле. Ничә еллардан бирле шул ЕГЭ – БДИ дигән «сират күпере» матавыкларына ияләшкән дә кебек инде үзебез. Тик шулай да май-июнь айлары якынлашты...

Язмабызны шулай дип исемләвебезгә гаҗәпләнәсе дә юк шикелле. Ничә еллардан бирле шул ЕГЭ – БДИ дигән «сират күпере» матавыкларына ияләшкән дә кебек инде үзебез. Тик шулай да май-июнь айлары якынлашты исә чыгарылыш сыйныф укучыларын гына түгел, аларның ата-аналарын да, укытучыларын да пошаманга төшерә, уттан алып суга сала инде шул ЕГЭ дигәне. Менә быелгы бердәм дәүләт имтиханнары сезоны башланырга да нибары ун көн вакыт калып бара: 27 майда унберенчеләр география һәм рус әдәбиятыннан БДИ тапшырачак.
Быелгы БДИ кампаниясен урыннарда нинди әзерлек белән каршылыйлар? Шушы сорауга ачыклык кертү максатыннан без республикабызның берничә мәктәбенә мөрәҗәгать иттек.
Гөлүсә Шәүкәт кызы ӘХӘТОВА, Казандагы 171 нче урта мәктәп директорының уку-укыту эшләре буенча урынбасары:
– Әйе, бу уку елын да тәмамлап киләбез. Май аеның эссе көннәре чыгарылыш сыйныф укучыларында кызулыкны тагын да арттыра сыман. аларга алган белемнәрен түкми-чәчми кәгазь битенә төшереп куярга күп вакыт калмады.
Ел дәвамында мәктәбебез администрациясе һәм укытучыларыбыз тарафыннан бердәм дәүләт имиханнарына әзерлек һәрдаим алып барылды. Укучыларга язгы каликул вакытларында һәр фәннән дәүләт имтиханнарын биреп карау мөмкинлеге оештырылды. Беренчедән, әлеге чаралар укучыларга биремнәрне бланкларда эшләп өйрәнүгә ярдәм итсә, икенчедән, психологик яктан үзләрен тыныч тотарга, каушамаска өйрәтә.
Бу уку елында 25 укучыбыз мәктәп тәмамлый. Алар арасыннан ике укучыбыз унбер ел дәвамында «5» ле билгеләренә генә укып килде. Имтиханнарда да бирешмәсләр, медальләрен дә алырлар, дип ышанып калабыз.
Ә предметларны сайлауга килгәндә, профильле математика фәнен 21 укучы, база өлешен 4 укучы сайлады. Җәмгыять белемен сайлаучылар – 11, ә физика фәнен 7 укучы тапшырырга гариза язды. Әлеге уку елында да техник вузларга ихтияҗ югары.
Чыгарылыш сыйныф укучыларыбыз арасында медицина, укытучы, хәрби эшне сайлаучылар да бар. Барысына да уңышлар теләп калабыз.
Хәмит Газыйм улы ХӘКИМҖАНОВ, Әтнә районы Күәм урта мәктәбе директоры:
– Мәктәбебездә имтиханнарга хәзерлек ел дәвамында алып барыла. Дәүләт йомгаклау аттестациясе нәтиҗәләре педколлективның төп эш күрсәткече булып тора.
Әйтик, узган уку елында мәктәбебезнең XI сыйныф укучылары математикадан база һәм рус теленнән мәҗбүри имтиханнар, математикадан профиль, физика, җәмгыять белеме, тарих, биология, химия буенча ирекле бердәм дәүләт имтиханнары тапшырган иде. Өч укучы – 4 фәннән, ә тагын өчесе 5фәннән имтихан тапшырды. Нәтиҗәләр түбәндәгечә булган иде:



















































Фәне
 
 
 
 
 
Матем. база Матем профРус  телеҖәмгыять белеме ТарихБиологияФизика Химия География
Татарстан буенча уртача балл4,45774625958576465
Район буенча уртача балл4,66378747562676563
Мәктәп буенча
уртача балл
57484788968745360

 
Мәҗбүри һәм ирекле имтиханнардан «2» ле алып, кабат БДИ тапшыручы укучы булмады. Барлык укучыларга да урта (тулы) гомуми белем турында аттестат тапшырылды. Иң югары балл: рус теленнән 98 балл булган иде. Бу бит саф татар төбәгендәге татар мәктәбендә укыган кыз бала уңышы бит бу! Мәктәбебезнең узган уку елындагв чыгарылыш сыйныф укучыларының барысы да югары уку йортларында укуларын дәвам иттерә.
Ләйсән Фәргать кызы ГАНИЕВА, Әтнә районы Күәм урта мәктәбе директорының уку-укыту эшләре буенча урынбасры:
– Мәктәп директорыбыз санап киткән уңышларыбызның әллә ни сере дә юк кебек. Бар хикмәте – укучыларны БДИга әзерләүне планлы рәвештә ел дәвамында системалы алып баруыбызда. Уку елы дәвамында уздырылган контроль эшләр, репетицион һәм апробация формасындагы имтиханнар –укучыларыбыз өчен яхшы тренировка. Мәктәп компоненты исәбендәге дәресләрне БДИ бирәсе фәннәргә бүлеп бирүнең дә файдасы зур.
Шулай ук укытуда эзлеклелек булу да укучыларның бердәм дәүләт имтиханнарын уңышлы тапшыруына зур йогынты ясый. Фән укытучылары  имтихан фәннәре буенча КИМнарның структурасын яхшы белә, шуңа охшашлы эш төрләрен даими үткәрә, укучыларның белем-күнекмәләрен исәпкә алып барыла, авыр үзләштерүче укучылар өчен өстәмә эшләр дә оештырыла. Имтиханнарга хәзерлек планлы рәвештә дәресләрдә, дәрестән тыш та алып барыла. Укучылар аерым консультацияләр графигы буенча  өстәмә рәвештә дәресләрдән тыш та шөгыльләнәләр. Укытучыларыбыз белемле һәм тәҗрибәле. Мәктәптә методик берләшмәләр эшчәнлеге яхшы  оештырылган. Шулай ук район мәгариф бүлеге методистлары һәм психолог белән хезмәттәшлек итәбез. Ата-аналар белән даими элемтәдә торабыз. Ата- аналар җыелышларында алар белән укучыларның укулары, белем сәләте буенча һәм профориентация буенча да,  шулай ук аларны кызыксындырган аерым темалар буенча да даими очрашып сөйләшәбез. Булган сорауларга бергәләп, киңәшләшеп җавап бирәбез, аңлату эшләре алып барабыз. Имтиханнарга хәзерлек буенча темалар ел дәвамында директор яны киңәшмәләрендә, педсовет утырышларында көн тәртибенә куелган.

Ринат Миңнегаян улы ХӘЙРУЛЛИН, Мамадыш районы Урта Кирмән урта мәктәбенең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы, XI сыйныф җитәкчесе:
– Бердәм дәүләт имтиханнарының чыгарылыш сыйныф укучыларын егып салуына ук юл куймабыз инде анысы. Чөнки без – укытучыларның да балаларга унбер ел буена биргән көч-тырышлыгының әҗере күренергә тиеш, ләбаса. Укучыларыбыз үзләре дә тырышмый түгел – тырыша, хәзерге заманда әле укып-укып та, тырышып-тырмашып та тормышта үз урыныңны табуы катлаулы һәм сикәлтәле булуын яхшы аңлый алар.
Тик мине, укытучы буларак, барыннан да бигрәк бездәгедәй  авыл районнары мәктәпләрендәге чыгарылыш сыйныфларда укучылар санының соңгы елларда кискен кимүе нык борчый. Әйтик, бу уку елында безнең Мамадыш районында 156 үсмер XI сыйныфны тәмамлый. Ә бит, югыйсә, узган уку елында – 178, 2017 елда – 229, ә 2016 елда 253 укучы мәктәп тәмамлаган булган.
Районыбыздагы быелгы 156 чыгарылыш сыйныф укучысының бишесе – безнең Урта Кирмән мәктәбенеке: өч егет һәм ике кыз алар. Шул укучыларның сыйныф җитәкчесе буларак ышандырып әйтә алам: нәтиҗәләр яхшы булачак. Мәктәбебез укытучыларының тырыш хезмәте, район проектларында катнашу, укучыларның максатчан әзерләнүе уңай нәтиҗәләрен бирми калмас: укучыларыбыз БДИда, һичшиксез, яхшы күрсәткечләргә ирешер. Сентябрь аеннан башлап мәктәп һәм район тарафыннан алып барылган диагностика да шуны күрсәтә: эш нәтиҗәләрендә динамика күзәтелә, баллар акрынлап булса да артуга бара. Быел укучыларыбыз математикадан база өлешен генә тапшырачак, чөнки алар сайлаган уку йортларында профильле математикага ихтыяҗ юк. Максималь булган 20 балның 19 ын җыя инде алар. Икенче мәҗбүри булган рус теле буенча да күрсәткечләр начар түгел. Уртача күрсәткечләр әлегә 70 – 75балл. Укучыларыбыз бу предметның укырга кергәндә үзләренә «азык» булачагын аңлап әзерләнә, дәресләр белән генә чикләнмичә укытучы белән өстәмә эшләү алымнарын да теләп кулланалар. Сайлап алынган имтиханнар арасында җәмгыять белеме лидерлык итә, аны бишесе дә тапшырачак. Җәмгыять белемен алдагы елларда да күпләп тапшыралар иде, ләкин быелгы кебек класс белән биргәннәре юк иде әле. Әзерәнүләре дә алдагы елдагылар белән чагыштырганда күпкә яхшырак, аерым укучылар була иде тырышып әзерләнүче, быелгылар барысы да бер тиң тырышалар. Район уздырган диагностик эш вакытында да иң күп баллны безнең Таңсылу җыйды (80 ннән артык). Бер укучыбыз (Руслан) тарих фәнен сайлады. Белемле, төпле егет. Әлеге фән буенча олимпиадада район призеры да булды. Шулай ук диагностик эш вакытында тарихтан иң югары балл аныкы иде. Тагын бер кызыбыз (Лилия) рус әдәбиятыннын БДИ тапшырачак. Укытучысы Алсу Шамиловна аның әзерлегеннән канәгать. Беренче чирканчыкны да ул алачак бит, чөнки бу фәнне 27 нче майда ук тапшырачаклар. Шуның өстенә быелгы чыгарылыш бик спортивный да булды әле. Инсаф, Таңсылу, Габделфәт алдагы һөнәрләрен физик тәрбия укытучысы  итеп күрәләр. БДИга әзерләнү өстенә физик күнекмәләрен үстерү буенча да эшлиләр, чөнки гомуми физик әзерлек буенча да имтихан тапшырырга кирәк булачак. Русланны инде юрист итеп күрәбез, ә Лилия журналистика юлын сайларга җыенып тора.
Имтихан – имтихан белән, алда аларның укучылар буларак соңгы бәйрәмнәре – Соңгы кыңгырау бәйрәме. Анысын да кешечә итеп, күңелләрдә мәңге сакланырлык итеп үткәрергә кирәк бит. Бүгенге көндә кызу темплар белән бу эшкә дә әзерләнәбез, чакырылачак кунакларны барлыйбыз, мәктәпкә ихластан әйтеләчәк рәхмәт сүзләре әзерлибез. Мәшәкать, ләкин куанычлы мәшәкать. Истәлек альбомы ясату өстендә эш бара, фотографка позировать итәргә дә вакыт табалар.
Укучыларыбызның мәктәпне тәмамлап, кулларына аттестат алуларын һәм республиканың югары уку йортларындагы бюджет урыннарына керүләрен зур түземсезлек белән көтәбез. Уңышлар аларга!

                      Таһир САБИРҖАНОВ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ