Логотип Магариф уку
Цитата:

Ерактан күрмәү – замана  зәхмәте

Дөнья көн саен үзгәрештә. Технологик яңалыклар белән беррәттән, тормыш шартлары да, яшәү рәвеше дә үзгәреш кичерә. Хәзерге кеше физик хезмәттән ераграк тора. Күпчелек  эшләр күз һәм бармак белән...

Дөнья көн саен үзгәрештә. Технологик яңалыклар белән беррәттән, тормыш шартлары да, яшәү рәвеше дә үзгәреш кичерә. Хәзерге кеше физик хезмәттән ераграк тора. Күпчелек  эшләр күз һәм бармак белән башкарыла. Элекке заманнарда никадәр көч таләп иткән эшләр дә бүгенге көндә төймәгә басып кына үтәлә. Әлбәттә, болай эшләү һәм, өйгә кайткач, ял урынына телевизор, телефон, компьютер экраннарына төбәлеп утыру күзләрне һәрвакыт киеренкелектә тота. Шуңа да күз авырулары белән интегүчеләрнең саны елдан-ел арта. Мәктәп яшендәге балаларда бу хәл аеруча борчылу тудыра. Ныгымаган, әле үсеп кенә килүче организм күз күреме аша  шактый зур сынау уза. Мәктәп укучылары ярты көн дәвамында мәгълүматның 80 процентын күз белән кабул итә. Аннары өйдә телефон һәм компьютер экраннары алдында вакыт уздыру  үзенең тискәре тәэсирен өсти. Экраннардагы артык якты, ачык төсләр, һаман үзгәреп торган сурәтләр, электромагнит нурланыш – болар барысы да күзләргә зур зыян сала. Мәктәпне тәмамлаучыларның дүрттән бере  ерактан яхшылап күрми. Нәселдәнлек буенча гына түгел, сау-сәламәт туган балаларга да яный ул  хәл.
КҮЗ АЛМАСЫ НИНДИ РӘВЕШТӘ?
Медицина телендә ерактан начар күрүне миопия дип атыйлар. Әлеге авыру хакында тулырак белү максатыннан табиб-офтальмолог Лилия Фәнияр кызы Нургатина белән дә сөйләштек. Аның сүзләренчә, миопия вакытында күзнең челтәр катлавында ерактагы сурәтләр дөрес фокуслаша алмый. Миопияле күз, овал формасын алып, кавын кебек сузыла. Ә сәламәт күз алмасы түгәрәк булырга тиеш.
Ерактан күрмәү өч төрле дәрәҗәдә була:
– түбән: -3 диоптрийга кадәр;
– уртача: -3,25 тән -6 га кадәр диоптрий;
– югары: -6 дан өстәге диоптрий була.
Миопияне дәвалау ысуллары күп түгел һәм аларның төп максаты – күз алмасындагы кан йөрешен яхшырту, күз рефракциясен чыныктыру. Күзләр өчен махсус күнегүләр үткәрү һәм электростимуляция ярдәмендә  күрүнең начарлануын туктатырга мөмкин. Күз өчен кирәкле витаминнар эчү дә файдалы. Аеруча кирәклесе – А витамины. Ул суган, кишер, балык, ак май һәм бавырда бар. Дәвалау барышында күз күреме яхшыра, күзләрнең халәте үзгәрә.
Ерактан күрмәүне коррекцияләү ысуллары:
– күзлек йә контакт линзалар ярдәмендә;
– төнге линзалар кию (алар күз алмасының формасын билгеле үлчәмгә яраклаштырып үзгәртә);
– лазер коррекциясе ысулы белән операция ясату (күз ярысын лазер ярдәмендә кисәләр һәм аның авышлыгын үзгәртәләр).
Шунысы гаҗәп: ни өчен кайбер балалар башкалар кебек үк техник йогынты кичерсәләр дә, аларның күз күреме начарланмый, ә икенчеләрнеке   тиз арада зур минуска китә. Бу хәлне аңлау өчен, әлбәттә, иң беренче чиратта күз табибы– офтальмологка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Анда тикшеренү узып күз күрүе начарлануның табигатен билгеләгәч, табиб-остеопатка барып та, диагностика узу комачау итмәс. Медицина өлкәсендә алып барылган тикшеренүләр нигезендә күз төзелешендәге үзгәрешләрнең турыдан-туры баш сөяге торышына бәйле булуы да ачыкланган. Күз күрүе начарлануның төп сәбәпләренең берсе – баш сөягендәге дисфункция. Бала туган вакытта ук, аның баш сөяге формасы үзгәреш кичерә, кайчакта ул үз хәленә кайтмый. Шуңа да күзләр, нерв җепселләре, мускуллар баштан ук миопия барлыкка китерәчәк шартларда тора. Гадәттә, балаларда миопия бик тиз прогресс кичерә. Мәсәлән, икенче сыйныфта -1 диоптрий, бер елдан -2,5 кә, ә сигезенче сыйныфка -6 га кадәр җитә. Әгәр ерактан күрмәү зур сыйныфларда башланса, ул очракларда начараю түбән дәрәҗәдә кала һәм югары дәрәҗәгә җитми.
ОСТЕОПАТ НИЧЕК ДӘВАЛЫЙ?
Бу хакта төгәлрәк аңлатма бирүен сорап табиб-остеопат Мөхәммәд Рафик улы Каюмовка да мөрәҗәгать иттек.
«Мин остеопат буларак, ерактан күрмәүне дәвалаган вакытта ике юнәлештә эшлим: беренчесе – гомуми кан әйләнешен һәм баш сөягендәге ликвородинамиканы яхшырту. Икенчесе – турыдан-туры күз алмасы һәм күз чокыры дисфункцияләрен коррекцияләү, – дип башлады ул сүзен. – Аеруча көчле дисфункцияләрне дәвалагач, параллель рәвештә, күзнең мускул аппаратын ныгыту өстендә эшли башлыйбыз. Бейтс системасы нигезендә үземнең махсус күнегүләр комплексын булдырдым. Пациент һәр көн саен өендә ул күнегүләрне үти.
Миопияне тулысынча дәвалау мөмкинлеге кайчан зур:
– миопия башлануга азрак вакыт узса;
– күзлек кию вакыты зур булмаса;
– миопия дәрәҗәсе кечкенә булганда.
Шуңа да күз күреме әле начарлана гына башлаган һәм күзлек кияргә өлгермәгән балалар белән эшләү шактый әйбәт нәтиҗәләргә китерә. Андый балаларның күрүен ярты ел эчендә тулысынча яхшыртып була. Калган очракларда дәвамлы һәм күләмле эш таләп ителә. Дәвалану бер елдан артып китә. Беренче 5 сеанс ике атна саен, аннан соңгылары аена бер үтә. Зурларның тулысынча дәвалану мөмкинлекләре азрак. Зур кешедә баш сөяге инде тулысынча үз рәвешендә формалашкан була».
ЛАЗЕР БЕЛӘН КОРРЕКЦИЯЛӘҮ.  ФАЙДАСЫ ҺӘМ ЗЫЯНЫ
Лазер нуры белән күзләрне коррекцияләү гади операция булып санала, һәм аның бәясен һәркем дә түли ала. Шуңа да күп кеше әлеге операциягә ризалаша.  Әмма, белгечләр әйтүенчә,  бу операциягә кагылышлы каршылыклар бар:
– ерактан күрмәүнең төп сәбәбе – миопия беркая да китми. Сезгә күзлек линзасы урынына салынмый торган линза кидергән кебек булалар. Бу линза  лазер белән «яндырылган» үз күзегез була да инде;
– моңа кадәр күзнең нормаль булган яры катлавы нәзек лазер нуры белән яндырылганда,  анда шактый тирән яралар ясала. Сыдырылган пыяла кебеккә әйләнгән күз катламы бервакытта да элеккеге хәленә кайтмаячак;
– вакытлар узган саен, ерактан күрмәүче кешеләрнең   миопия дәрәҗәсе кими, ягъни яшь барган саен, алар  яхшырак күрә башлый. Әмма лазер нуры белән сыдыртылган күз инде яхшы якка үзгәрмәячәк;
– иң катлаулысы – лазер операциясеннән соң килеп чыккан өзлегүләр. Алар арасында еш күзәтелгәне – күзләрнең корылануы, предметларның караңгы төшкәч, икеләнеп һәм томанлы булып күренүе; якыннан начар күрү.
Шуңа да бу адымга барганчы, һәрьяклап яхшылап уйларга кирәк.

Язманы Айсылу ИМАМИЕВА әзерләде


Фотоны ясалма интеллект ясады

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ