Логотип Магариф уку
Цитата:

«Ф. Әмирхан ядкярләре» лекциясе

Язучы Фатих Әмирхан шагыйрь Габдулла Тукайга нинди бүләк биргән? Ясалма эсперанто теле белән язучының нинди бәйләнеше бар? Яшь кызлардан Ф.Әмирханга нинди хатлар килгән? Бүгенге көндә язучының нинди ш...

Язучы Фатих Әмирхан шагыйрь Габдулла Тукайга нинди бүләк биргән? Ясалма эсперанто теле белән язучының нинди бәйләнеше бар? Яшь кызлардан Ф.Әмирханга нинди хатлар килгән? Бүгенге көндә язучының нинди шәхси әйберләре сакланып калган? Бу сорауларга җавап табарга теләсәгез, 22 гыйнвар көнне сезне Г. Тукай әдәби музеенда узачак                 «Ф. Әмирхан ядкярләре» лекциясендә көтеп калабыз. Башлана: 14:00
Лекция Фатих Әмирханның тууына 135 ел тулу уңаеннан «Фатих Әмирхан атналыгы» кысаларында оештырыла. Исегезгә төшерәбез, атналык 2021 елның 22 гыйнвар – 29 гыйнвар көннәрендә Г. Тукай әдәби музеенда уза. Программада: “ХХ гасыр башыннан сәяхәт” (Ф.Әмирханның “Фәтхулла хәзрәт” әсәре буенча лекция-әңгәмә, 26 гыйнвар), «Фатих Әмирхан – 135»: уен-экскурсия (27 гыйнвар), «Казанда Фатих Әмирхан урыннары»: лекция (28 гыйнвар), «Татар могиканы: әдәби-музыкаль кичә (29 гыйнвар).
Расиха ФАИЗОВА

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ