Логотип Магариф уку
Цитата:

Фәнис Яруллин иҗаты каһарман әдипләр рәтендә

Күренекле шагыйрь, язучы-прозаик, драматург Фәнис Гатаулла улы Яруллин моннан төп-төгәл 85 ел элек – 1938 елның 9 февралендә Татарстанның Баулы районы Кызылъяр авылында туа. Һәрбер авыл баласына хас б...

Күренекле шагыйрь, язучы-прозаик, драматург Фәнис Гатаулла улы Яруллин моннан төп-төгәл 85 ел элек – 1938 елның 9 февралендә Татарстанның Баулы районы Кызылъяр авылында туа. Һәрбер авыл баласына хас булганча, ул җәйләрен колхозда эшли, кышларын укырга йөри. Үсеп буй җиткәч, 1957 елда аны гаскәри хезмәткә алалар. Фәнис армиядә һава укчы-радистлары мәктәбендә укый, шунда спорт белән мавыга. Бәхетсезлеккә каршы, спорт күнегүләренең берсендә, турниктан егылып төшеп, умыртка сөяген имгәтә һәм гомергә йөри алмас хәлгә килә. Урын өстендә яки хастаханәләрдә дәваланып ятуына карамастан, Ф.Яруллин бөтен тырышлыгын, рухи көчен үзенең белем дәрәҗәсен күтәрүгә, әдәби иҗат эшенең серләрен үзләштерүгә юнәлтә, 1970 елда исә читтән торып укып, Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетын тәмамлый. Шул елларда илһамланып-дәртләнеп шигырьләр, хикәяләр яза. Андый шагыйрьләрдән мин тагын, Самара өлкәсенең  Кошки районы Иске Фәйзулла авылында яшәгән һәм Фәнис шикелле үк хәрәкәтсез ятып иҗат иткән  Гакыйль Сәгыйровны  беләм. Аның да хәле шундый ук булган.
Фәнис Яруллинның беренче мөстәкыйль китабы – «Мин тормышны яратам» исемле шигырьләр җыентыгы дөнья күрә. Соңыннан ул, еллар дәвамында авторның балаларга һәм яшь укучыларга атап язган шигъри әсәрләре һәм хикәяләре белән таныла. 
Мин үзем дә февраль аенда туганга, аның шигырьләрен укыйм да, күңелем тула. Ник дигәндә, ул бит урында ятып иҗат иткән, бик тә авыр булган аңа, әмма бирешмәгән. Аның туган көнгә багышланган шигырь юлларын укыйм да, аның тормышын күз алдына китереп, күзләрем яшьләнә:
 Мин туганмын февраль аенда,
Бәлки тышта буран булгандыр.
Шул тынгысыз февраль җилләре
Күкрәгемә кереп тулгандыр,
Әйе, тышта буран булгандыр.
Мин туганмын февраль аенда,
Бәлки күктә кояш булгандыр.
Гомерлеккә итәр яктылык
Күзләремә тулып калгандыр.
Әйе, күктә кояш булгандыр.
Мин туганмын февраль аенда,
Ак тамчылар бәлки тамгандыр.
Шул тамчылар җырын күңелем
Яңгыратырга отып калгандыр,
Ак тамчылар җиргә тамгандыр.
Халкыбызның киләчәге үз кулыбызда. Барыр юлыбызда каһарман якташыбыз – Фәнис Яруллин күпләребезгә үрнәк булып, тормышы якты маяк булып янарга тиеш. Ә моның өчен аның тормышын, иҗатын ныклап өйрәнергә, исемен мәңгеләштерергә һәм киләсе буыннарга да түкми-чәчми җиткерергә кирәк.
Кешелек дөньясы яшәгән вакытта тарих дәвам итә. Безгә алмашка киләчәк буын кешеләре Фәнис Яруллин  иҗаты  турында тулырак итеп, аңлаешлырак итеп тә язарлар әле, дип ышанасы килә.
Шундый каһарман язучыбыз Фәнис Яруллинга, әгәр исән булса, бүген 85 яшь тулган булыр иде. Инде үзе арабызда булмаса дә, аның шәхси үрнәге, иҗади каһарманлыгы күңелләребездә һич кенә дә сүрелмәсен иде. Соңгы вакытта патриотик тәрбия хакында еш сөйли башладык. Тик ул сүз куертуга гына әйләнеп калмасын иде. Тыныч тормышта да каһарманлык үрнәге кылып яшәргә үзендә көч тапкан Фәнис Яруллиннардай милләт улларын зурлыйсы, олылыйсы иде. Һич югы быелгыдай юбилейлары елында булса да. Тик әлегә нигәдер Татарстан Язучылар берлегендәгеләрнең дә, Фәнис Яруллин заманында укыган Казан университетындагыларның да селкенгәннәре күренми.
                                                                                                                                                                                                                                                            Җәүдәт ХӨСӘЕНОВ, педагогика фәннәре докторы
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ