Логотип Магариф уку
Цитата:

Фираз ага Харисовның бүген 70 яшьлек юбилее

 Табигатьнең бүгенгедәй шау чәчәккә төренгән мәлендә олуг юбилейларын билгеләп үтүчеләр үзгә бәхетледер сыман. Язларда да көзләргә тиң гомер юлыңда тау кадәр башкарган эшеңне, газиз халкыңа кылга...

 
Табигатьнең бүгенгедәй шау чәчәккә төренгән мәлендә олуг юбилейларын билгеләп үтүчеләр үзгә бәхетледер сыман. Язларда да көзләргә тиң гомер юлыңда тау кадәр башкарган эшеңне, газиз халкыңа кылган изге гамәлләреңне күңелеңнән барлап, нәтиҗә ясау өчен бик тә уңайлы форсат ул.

Башкортстанның бик тә бәрәкәтле Яңавыл төбәгендә туып үсеп, бар гомерен Татарстанда мөгаллимлек итүгә багышлаган олпат галимебез – педагогика фәннәре докторы, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе һәм атказанган укытучысы, күпсанлы оригиналь дәреслекләр авторы Фираз Фахраз улы Харисовның бүген КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында 70 яшьлек юбилее уңаеннан булып узган тантана юбилярның үзе кебек үк эчкерсезлеге, ихласлыгы   белән аерылып торды. Ихластан әйтелгән котлау сүзләре, олпат галимебез үтелгән хезмәт юлына карата соклану хисләре, берсеннән-берсе күркәмрәк чәчәк букетлары!.. Ә залда Фираз Фахраз улы белән кырык елдан артык иңгә-иң куеп эшләгән галим-галимәләр, аның элекке шәкертләре, бүгенге студентлар, туганнары. Араларында – мәртәбәле кунаклар. Әнә ерак араларны якын итеп килеп җиткән Башкортстанның Яңавыл районы Советы рәисе Илдар Габбас улы Маликов юбилярга якташларының кайнар сәламнәрен җиткерде, аңа Башкортстан Республикасы Корылтаеның Мактау грамотасын тапшырды. Татарстан мәгариф һәм фән министры урынбасары Минзәлия Заһри кызы Закирова, Фираз Фахраз улы Харисовның милли мәгарифебез үсешенә керткән фидакяр хезмәтләрен бәяләп, министрлыкның иң мәртәбәле бүләген – «Мактаулы остаз» медален тапшырды. Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илгиз Илдар улы Халиков, КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры Рәдиф Рифгать улы Җамалетдинов, «Мәгариф» журналының баш мөхәррире Сөмбел Нурислам кызы Таишева һ. б. да күренекле мәгърифәтче галимебезгә иң изге теләкләрен ирештерделәр.

Тантаналы утырыш юбиляр галимнең «Татар теленең үсеш этаплары, гамәли кулланылышы, телләрнең килеп чыгуы һәм хәзерге торышы» темасына багышланган лекциясе белән төгәлләнде.

Олпат галимебез юбилее рухы җәйгә кергәч тә дәвам итәчәк әле. Ник дисәгез: «Мәгариф» журналының тиздән укучыларыбыз хозурына барып ирешәчәк июнь ае санында Фираз Фахраз улы Харисовның педагогик эшчәнлеге  шактый киң яктыртылачак. Анда юбиляр белән әңгәмә тәкъдим ителәчәк.
Таһир САБИРҖАНОВ
Сөмбел ТАИШЕВА фотолары

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ