Логотип Магариф уку
Цитата:

Фирдүс Тямаев: «Улым Кәрим яндыра» (ВИДЕО)

Танылган җырчы Фирдүс Тямаев үзенең Инстаграм челтәрендә кечкенә улы Кәрим белән концертында бергә чыгыш ясаган видеосын куйган.«Улым Кәрим яндыра», - дип соклануын яшермәгән җырчы.Җырчының бу видеосы...

Танылган җырчы Фирдүс Тямаев үзенең Инстаграм челтәрендә кечкенә улы Кәрим белән концертында бергә чыгыш ясаган видеосын куйган.
«Улым Кәрим яндыра», - дип соклануын яшермәгән җырчы.
Җырчының бу видеосына карата аның иҗатын күзәтеп баручылардан, яраткан тамашачысыннан бик күп кызыклы комментарийлар да килгән.
Бер ханым: «Җил-давыл, ураган! Җыр бураны! Бөтен кешене аякка бастыра. Афәрин! Үзе дә бии, сине дә биетә. Чын артист шундый булырга тиештер ул хәзерге заманда. Күпме көч-куәт, энергия сарыф ителә. Үзе генә беләдер. Үзеңне дә сакла. Син сау-сәламәт кирәк халкыңа хезмәткә, җыр-моң эчендә йөзмәккә!», - дип язган җырчыга.
«Элек Алла Пугачёва гына җыя ала иде зур мәйданнарны. Булдыра, Тямай. Күпме халыкны үзенә җәлеп итеп тора ала» дигән комментарий да җырчыга бик ошар.
 «Бер кешедә маска юк. Вакцина ясатырга кирәк дип кешедән таләп итәләр, аңламыйм» дигән борчылу сүзләр дә очрый комментарийлар арасында.
qwC6Di9-NE

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ