Логотип Магариф уку
Цитата:

Физкультура дәресеннән кемнәр азат ителәчәк?

РФ Сәламәтлек саклау министрлыгы балаларны физкультура белән шөгыльләнүдән азат итүнең сәбәпләрен билгеләү максатыннан махсус медицина төркемнәрен оештыруны планлаштыра. Әлеге мәсьәлә буенча боерык пр...

РФ Сәламәтлек саклау министрлыгы балаларны физкультура белән шөгыльләнүдән азат итүнең сәбәпләрен билгеләү максатыннан махсус медицина төркемнәрен оештыруны планлаштыра. Әлеге мәсьәлә буенча боерык проекты эшләнгән.
Министрлыкта хәбәр ителгәнчә, дүрт медицина төркемнәре булдырылачак: төп, әзерлек, махсус «А» һәм махсус «В».
Төп төркемдәге балаларга тулы күләмдә дәресләр рөхсәт ителә. Әзерлек төркеменә кергән сәламәтлеге какшаган, авырып китү куркынычы  яисә хроник авырулары булган укучыларга йөкләнешне киметергә һәм күнегүләрнең кайбер төрләрен төшереп калдырырга киңәш ителә.
 «А» махсус төркеменә җитди патологияле укучылар керәчәк. Шулай да аларга кайбер катлаулы булмаган күнегүләрне башкарырга мөмкин. «В» махсус төркеме авыр системалы авырулары булган балалар өчен билгеләнгән.
Документта күрсәтелгәнчә, расланган авыруы булган балага күпмедер вакыт физкультура белән шөгыльләнү тыела.  Әмма 11 елга мәктәптә физкультурадан азат итү мөмкинлеге беркемгә дә бирелми. Аны вакытлыча гына алырга була. Ул авыруның катлаулылыгына һәм тернәкләнү этабының дәвамлылыгына бәйле.
Әйтик, салкын тиеп авыртучы бала 14 көнгә кадәр физкультура дәресенә йөрмәскә мөмкин. Катлаулы булмаган ангина белән авырган балага физик күнегүләр белән шөгыльләнмәскә шулай ук рөхсәт ителә. Ә менә пневмонияне кичергән балаларны өч айга кадәр, ашказаны җәрәхәте, бронхиаль астма белән яки баш мие селкенгәннән соң, алты айга кадәр азат итәләр. Йөрәк кан тамырлары һәм нерв системалары белән бәйле авырулары булган укучыларга бер елга кадәр физик күнегәләр ярамаячак.
Таңсылу ГАБИДУЛЛИНА

Фото: pixabay

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ