Логотип Магариф уку
Цитата:

Фотограф Рамил Галиевтан киңәшләр

Бүген без бик ерак китми генә эшне ТР Фотографлар берлеге рәисе Рамил Галиевнең фотостудиясендә дәвам итеп, нәкъ менә студиядә фотога төшерү һәм ут көйләү, яктылык төшү серләренә тукталырбыз. Безнең с...

Бүген без бик ерак китми генә эшне ТР Фотографлар берлеге рәисе Рамил Галиевнең фотостудиясендә дәвам итеп, нәкъ менә студиядә фотога төшерү һәм ут көйләү, яктылык төшү серләренә тукталырбыз. Безнең студия юк бит, шулай булгач,  моның ни хаҗәте бар соң,  дияргә дә, бу инде бик  четерекле нәрсә, текә фотографларның гына кулыннан килә торган эш дип тә  куркып калырга ашыкмагыз. Ул шул бүлмә  бит инде. Бары тик лампалары, яктылык кайтаручы җайланмалары  һәрвакыт  көйләнеп куелган  булуы белән генә аерыла.  Өй шартларында исә моны вакытлыча оештырырга мөмкин.  
Аннан соң бит әле студиядә төшерү фотографлар өчен иң мәшәкатьсез алымнарның берсе санала. Көне буе кофр, фотоаппарат  асып йөрисе юк. Монда,  гомумән,  диңгез тубыктан – син фото төшерергә сөйләшкән көнне кар яуды ни дә яңгыр яуды ни. Җил-давыл булса да,   томан төшсә дә, көн болытлы булса да кайгырасы юк. Утыңны көйлисең дә ялт иттереп бөтен студияне нурга күмәсең.  Студия фотоларын бертөрлелектән коткару өчен төрле төстәге фильтрларны эшкә җигәргә була,  катып калган димәслек итеп вентилятор кулланып «җил» чыгарырга  яки  төтен машинасы ярдәмендә томан төшерергә һәм тагын әллә ниләр эшләргә мөмкин. Фантазияң генә булсын.
 Ишегеңне ябып куйсаң, юк-бар йомыш белән керүче дә, комачаулап йөрүчесе дә булмаячак. Болай эшләүнең фотога төшүче модель өчен дә уңай яклары шактый.  Берничә кием алыштырып яки причёсканы үзгәртеп алыйм дисәң дә аулак  почмак эзлисе юк. Рәхәтләнеп көязлән, яңадан-яңа образларга кер – бар да кул астында. Фотограф кнопкага басканчы модельнең 100 процентка әзер булуы, битенә пудра, тональ крем сөртелгән булуы мөһим. Юкса фотоны кулга алгач,  ризасызлыгын ул иң беренче чиратта визажистка, стилистка түгел, ә төшергән кешегә белдерәчәк һәм  эшне янә фотограф җилкәсенә  өеп, менә монда фотошоп кирәк, причёскамның бу җирен «дөреслисе» бар дип җаныгызга тиячәк. Шуңа күрә дә, әйдәгез, Рамил  Галиевнең эшлек-ле тәкъдимнәренә колак салыйк.
– Кызганыч, Казанда студиядә профессиональ дәрәҗәдә эшләүче фотографлар һәм тиешенчә җиһазландырылган студияләр юк. Аларның барысы да диярлек  акча эшләү өчен генә корылган. Җитмәсә, яктылык та тәрәзәдән генә төшә. Студия тәрәзә яктысына исәп тотарга тиеш түгел.
Студиядә ут куюның  берничә схемасы эшли. Аларның берсе «күбәләк» дип атала. Аны икенче төрле Голливуд яктысы дип тә йөртәләр, чөнки Голливуд фильм-
нарының бөтенесе дә «өстән сирпелгән» яктылыкта төшерелә. Бу очракта лампа бик югары урнаштырыла һәм кешенең борын астында күбәләккә охшаган кечкенә генә күләгә хасил була. Яктылык чыганагы булган лампаны борганда, әлеге күләгә күчеп, кешенең йөзендәге икенче күләгә белән кушыла һәм бер як күз  якты булып кала. Монысы икенче схема һәм ул «Леонардо» дип атала. Бу ысулларны рәссамнар да куллана.  Тагын ялтыравык  тышлы гламур журналларга хас  «бик җиңел сатыла торган» яктылыкка туктала алабыз. Аларда модель төрле яклап  яктыртыла. Ни гаҗәп, хәзер «классик яктылык»ка  түгел  (күләгә төшеп күләмне күрсәтә торган), ә нәкъ менә фэшн съёмкалардагы «журнал яктылыгы»на өстенлек бирәләр.
Студиядә яхшы фото төшерим дисәң, эш өчен ким дигәндә дүрт  кеше: фотограф, фотографның ассистенты, визажист, стилист кирәк.
 Фото җилкәнең ачык булуын өнәп бетерми. Шуңа күрә дә аны яулык  яки шарф белән каплау кирәк. Ялангач җилкә, беләк белән яннан төшкәндә,  фото тагын да ямьсезрәк чыга.  Тазарак кеше булса бигрәк тә, чөнки бу очракта кул баштан да зуррак булып күренәчәк.   Фотографлар юкка гына кулны кешенең икенче йөзе димиләр.
Студиядә безнең  дүрт ут чыганагы бар. Аларның берсе фонны –
 арткы планны яктырта, икенчесе, контровой дип аталганы,  кешене фоннан аеру өчен кулланыла. Ерактарак һәм чагыштырмача югарырак торучы өченче лампа  тулаем студиядәге эш зонасын яктырта, ә  ян-яктагы ике утны «рәсем ясаучы» («рисующий») дип атыйбыз. Бу утларның  чынлыкта ничек  «эшләвен» тулырак мастер-классның видеоязмасында карагыз.
Расиха ФАИЗОВА

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ