Логотип Магариф уку
Цитата:

Гаиләдә укыту: уңай һәм тискәре яклары

Статистик мәгълүматларга караганда, Россиядә балаларын гаиләдә укытуга күчерүчеләр саны елдан ел арта. Чөнки «РФдә Мәгариф турында»гы федераль закон нигезендә, Россиядә белемне белем бирү оешмаларында...

Статистик мәгълүматларга караганда, Россиядә балаларын гаиләдә укытуга күчерүчеләр саны елдан ел арта. Чөнки «РФдә Мәгариф турында»гы федераль закон нигезендә, Россиядә белемне белем бирү оешмаларында гына түгел, алардан башка, ягъни гаиләдә яки үзлектән уку рәвешендә дә алырга мөмкин.


Юлия Калинина фотосы Юлия Калинина фотосы

Гаиләдә укыту – күпләребез белгән өйдә укыту түгел. Гаиләдә укытуга күчү белән баланы тиешенчә белем белән тәэмин итү бурычы әти-әни җилкәсенә төшә. Алар инде укыту ысулын үзләре сайлый. Кемдер баласын үзе укыта, кемдер махсус укытучы яллый. Шулай ук Интернетта онлайн рәвештә дә укырга мөмкин.


Белем алуның мондый төренә күчкән балалар ел саен үзләре беркетелгән мәктәптә аттестация узарга тиеш. Шулай ук ТДИ һәм БДИны да бала мәктәп укучылары белән бергә тапшыра.


Бер яктан караганда, гаиләдә укытуның өстенлекләре бик күп кебек. Әмма һәрнәрсәнең уңай һәм тискәре ягы булган шикелле, бу уку төренең дә кытыршы яклары бар. Югисә, күптән бөтен бала да гаиләдә укуга күчеп беткән булыр иде инде.


Уңай яклары:


- бала үзенә уңайлы темпта укый ала. Ягъни җиңел үзләштерелә торган темаларны тизрәк уза, ә авырларына күбрәк вакыт сарыф итә;


- бала шәхси биологик сәгатьләре буенча яши ала. Аның йокысы туя. Шулай ук уку тәртибен дә балага уңайлы итеп корырга мөмкин;


- аерым предметларны тирәнтенрәк үзләштерү мөмкинлеге бар;


- төрле спорт секцияләренә, иҗади түгәрәкләргә йөрү өчен вакыт күбрәк кала;


- бар игътибар баланың үзенә генә бирелә. Бу исә аңа теманы яхшырак һәм тизрәк үзләштерергә мөмкинлек бирә.


Тискәре яклары:


- яшьтәшләреннән, дусларыннан башка бала үзен ялгыз хис итәргә мөмкин;


- сыйныфташлары, иптәшләре арасында, коллективта эшләү, аралашу, мөнәсәбәтләр ачыклау, килеп туган проблемаларны чишү тәҗрибәсе булмаса, социальләшүдә кыенлыклар туу ихтималы бар;


- бала үзе турында гына уйлаучы кеше булып үсәргә мөмкин;


- ата-анага барлык буш вакытларын диярлек балага багышларга кирәк була;


- белем тиешле дәрәҗәдә  бирелмәсә, югары уку йортына кергәндә кыенлыклар килеп чыгарга мөмкин;


- укуның бу төре өчен финанс ягын да кайгыртырга кирәк.


Күргәнебезчә, барысы да ата-ана кулында. Әгәр алар балалары өчен бу уку төрен уңышлы дип саныйлар икән, нигә тәвәкәлләмәскә?

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ