Логотип Магариф уку
Цитата:

Фунчоза

Кирәкле әйберләр:50 гфунчоза – «пыяла» вермишель1-2 татлыборыч1 кишер1 кыярТәмләткеч өчен:2 аш кашыгы кытай борчагы (соя) соусы1 аш кашыгы кунжут мае1,5 аш кашыгы алма серкәсе50 г имбирь тамыры1 тырна...

Кирәкле әйберләр:
50 гфунчоза – «пыяла» вермишель
1-2 татлыборыч
1 кишер
1 кыяр
Тәмләткеч өчен:
2 аш кашыгы кытай борчагы (соя) соусы
1 аш кашыгы кунжут мае
1,5 аш кашыгы алма серкәсе
50 г имбирь тамыры
1 тырнак сарымсак
Тәменчә тоз
1 аш кашыгы шикәр
Кара борыч һәм чили борычы
Эш барышы:
Салат өчен татлы борычны, кишерне, кыярны вак кына саламсыман итеп турап әзерләп куябыз.
Тәмләткечне әзерлибез: плитәгәдәге кәстрүлгә 50 мл чиста су салабыз. Тоз һәм шикәрне салып болгатабыз, тулысынча эреп бетсен. Имбирьне, сарымсакны вак угычтан чыгарабыз да кәстрүлгә салабыз. Калган барлык ингредиентларны да салып бетереп, акрын гына утта бик аз вакыт кына тотабыз. Борыч, кориандр кебек тәмләткечләр өстибез, әчелеген тикшерәбез дә сүндереп, суынырга куябыз.
Фунчозаны әзерлибез: җитештерүче язган күрсәтмәләрне үтәп, токмачны әзерлибез. Кагыйдә буларак, токмачны савытка салып, өстенә кайнап кына чыккан су агызабыз. 5-7 минуттан дуршлагта сөзәбез, салатка артык су кирәк түгел.
Бер савытка яшелчәләрне, фунчозаны салабыз да, тәмләткечне агызып, болгатабыз. Тәме сеңсен өчен берәр сәгатькә суыткычка куеп торганнан соң, салат әзер була.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ