Логотип Магариф уку
Цитата:

Гөлназ Шакирова: «Онлайн-такта – укучылар һәм укытучы өчен дә зур мөмкинләр тактасы»

Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясендә туган тел һәм әдәбият укытучыларының «Туган тел» Бөтенроссия конкурсының йомгаклау этабы тәмамланды. Җиңүчеләрнең һәм Гран-при ияләренең...

Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясендә туган тел һәм әдәбият укытучыларының «Туган тел» Бөтенроссия конкурсының йомгаклау этабы тәмамланды. Җиңүчеләрнең һәм Гран-при ияләренең исемнәре билгеле. Гран-при иясе – Азнакай шәһәренең 7 нче мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлназ Шакирова. Аңа 30 мең сум күләмендә акчалата бүләк тапшырылды.
26 ел мәктәптә туган тел hәм әдәбият дәресләре алып баручы Гөлназ Шакирова зур җиңүгә ничек ирешүе турында безнең белән дә бүлеште.«Бу конкурста ике ел рәттән катнашам. Мастер-классның темасы итеп «Туган тел һәм әдәбият дәресләрендә, дәрестән тыш чараларда «Padlet» виртуаль онлайн-тактасын куллану мөмкинлекләре» н сайлаган идем. Бу теманы актуаль дип саныйм, чөнки хәзерге шартларда укыту-тәрбия процессында төрле сервисларга ихтыяҗ  арта һәм популярлаша бара. Padlet интерактив такта белән төрле фәннәр буенча эшчәнлек башкарырга була.Онлайн-такта - ул һәр укучыга үз эшен тактага чыгарырга мөмкинлек бирә торган сервис, ә укытучыга - һәркемне шәрехләргә һәм бәяләргә мөмкинлек бирә торган хезмәт», – дип сөйләде безгә Гөлназ ханым.

Калган җиңүчеләр 20 мең сум күләмендә дипломнар һәм акчалата премияләргә ия булды.
Конкурсның җиңүчеләре дип Яр Чаллы шәһәренең 37 нче мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Эльвина Биккинина, Биектау бистәсенең 4 нче мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Эльмира Әхмәтҗанова, Татарстанның Чүпрәле районыннан чуваш теле һәм әдәбияты укытучысы Надежда Сердецева һәм Башкортстанның Бурай авылының 2 нче гимназиясенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Әлфия Әсләмова табылды.
Яңалыкка өстәп тагы бер күңелле хәбәребез бар.VIII төбәкара «Туган телем» бәйгесендә Азнакайның 7 нче мәктәбенең 8 «А»  укучысы Незаметдинова Юлиана I дәрәҗә лауреат исемен алды( укытучысы Айгөл Миршатова).
Таңсылу ГАБИДУЛЛИНА

 
 
 
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ